Әгерҗе районында сүндерелмәгән тәмәке кеше үлеменә китергән янгынга сәбәпче булган
Татарстанның Әгерҗе районы Яморза авылында агач йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, ялкын телләре 36 квадрат метрга якын мәйданны ялмап алган.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 53 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе