Синоптик Шувалов Татарстан халкын бу атнада буран булачагы турында кисәтте
Якын көннәрдә Татарстанда кабат буран көтелә, аннары бераз суытачак, ә атна ахырына термометрның терекөмеш баганасы -5 градусны күрсәтәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шундый фаразын тәкъдим итте.
«Бүген һәм иртәгә кар явачак. Казанның үзендә 10-15 сантиметрга кадәр кар яварга мөмкин. Шулай ук көчле җил көтелә», - дип кисәтте синоптик.
Аның сүзләренчә, бураннан соң чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә температураның төшүе көтелә. Әмма җомга көнне үк республика циклонның җылы секторында калачак. «Тагын температура-5 градуска кадәр күтәреләчәк. Ләкин көчле бураннар Татарстанның көнбатышында гына булачак. Атна ахырына кадәр буран көтелми», - дип аңлатты Шувалов.