Депутат Вольфсон Җәлилнең музей-фатирына «Моабит дәфтәре»нең сирәк басмасын бүләк итте
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Муса Җәлилнең 120 еллыгына шагыйрьнең музей-фатирына «Моабит дәфтәренең» беренче басмасын бүләк итте. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Махсус шуның өчен без китапны шәхси коллекциядән сатып алдык. Минем өчен бу сирәк китапның тикшеренүчеләр һәм укучылар өчен ачык булуы, бикләнеп ятмавы мөһим. Аның тарихы монда, лаеклы урында дәвам итәргә тиеш, - дип билгеләде ул.
Фото: © t.me/ivolfson
Вольфсон ассызыклаганча, Җәлил әсәрләре батырлык символына әверелгән. Ул аның хәтта әсирлектә булганда да тормыш һәм өмет турында язганын искә төшерде.
«Геройга Мәңгелек хәтер. Җәлилне укыгыз, тарихыбызны саклагыз», - дип йомгаклады ул.