14 февральдә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
14 февральдә Татарстанда төнлә һәм көндез, шул исәптән Казанда буран көтелә, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар шулай ук тизлеге секундына 15-20 метр (Казанда 18 метр) тәшкил иткән көчле җил турында кисәтә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.