Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле булды
Гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясендә «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмә проекты – Татарстан Милли музее тупланмаларыннан фоторәсемнәр һәм документлар, чорның типлаштырылган предметлары һәм аның QR-кодлы видеоматериаллар белән тулыландырылган шигырьләре күрсәтелде. Февраль дәвамында күргәзмә IT-паркта, Камал театрында, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булачак, аннары республика районнары буйлап сәяхәт итәчәк.
15 февральдә, герой-шагыйрьнең туган көнендә, программа 11:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Татарстан Республикасы Милли музееның конференц залында музейның уникаль чарасы – традицион «төп нөсхә» көне узачак. Музей фондыннан тантаналы шартларда Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен чыгарачаклар – бу көнне аларны теләге булган һәркем күрә алачак. Вакыйга 12:00 сәгатьтә Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ирек Хаммадиев башкаруында «Җәлил» операсы фрагментыннан башлана.
Төп нөсхәне тантаналы чыгару Татарстан Республикасы Росгвардиясе каравылы озатуында булачак. Ядкярне Социалистик Хезмәт Герое, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стэлла Габдрахманова чыгарачак. Сәламләү сүзе белән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.
«Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләр рус, татар һәм төрек телләрендә Җәлил шигырьләрен укыячак. Программа «Муса Җәлил – батырлык һәм азатлык тавышы» күргәзмәсе буенча экскурсия белән тәмамлана, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле уникаль документлар, кулъязмалар һәм предметлар тәкъдим ителә. Алар арасында 1930-1940 еллардагы Җәлиловлар гаиләсенең фотоальбомы да бар. Күргәзмә 22 апрельгә кадәр эшләячәк.
13:00 сәгатьтә Татаркиноның «Батырлык гасырларда кала» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Картина фашист төрмәләрендә дә дошман белән көрәшне туктатмаган сугышчы, шагыйрь һәм яшерен оешманың драматик язмышын ача.
25-26 февральдә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Җәлил укулары» бөтенроссия фәнни конференциясе узачак, ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан уздырыла. Музей белгечләре, тарихчылар, әдәбият белгечләре, фәнни үзәкләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре Җәлилнең XX-XI гасырлар культурасы контекстында әдәби мирасы, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда социаль-гуманитар фәннәрнең роле, тарихи хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары, мемориаль мирасны саклау һәм аны тәкъдим итүдә музейларның роле, хәрби вакыйгалар турында тарихи хәтер, Россиянең эзләү хәрәкәте һәм сәнгать әсәрләрендә сугыш темасы турында фикер алышачак.
Конференциядә катнашучылар өчен яшь волонтерлар шагыйрьнең Музей-фатирында экскурсия үткәрәчәк. Бу Җәлилне балалар күзләре белән күрергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.