Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр гамәлдә булуын дәвам итә
Пилотсыз очкыч куркынычы режимы сәбәпле, Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр гамәлдә булуын дәвам итә.
«Казан һәм Түбән Кама халыкара аэропортларында пилотсыз очкыч куркынычы һәм «Келәм» режимнары саклана», – дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда башта пилотсыз очкыч куркынычы режимы, аннары БПЛА һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде. Беренче хәбәр 3:28 сәгатьтә килде. Икенчесе – 5:41 сәгатьтә. 8:07 сәгатьтә Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды. Төн эчендә республикада 2 пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.