Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Яңарыш»: Милләте буенча удмурт Нина ханымның балалары, оныклары татар телендә сөйләшә

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Бәхетле картлык» дигән язмасы чыкты. Әлеге язма 53 ел бергә гомер итүче Муса һәм Нина Гафуровлар турында.

«Мәхәббәтле йортта гына яшәве рәхәт була, яратудан гына җиргә бәхетле бала туа» дигән җыр сүзләре әйтерсең лә Балезино районы Кистем авылында яшәүче Муса һәм Нина Гафуровларга багышлап язылган. Алар 53 елдан артык тату гомер кичерәләр. Биш балаларына да дөрес тәрбия биргәннәре өчен 2024 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булалар.

Нина Әсхәт кызы милләте буенча удмурт, әмма балалары, хәтта оныклары да татар телендә бик матур итеп сөйләшәләр. Алай гына да түгел, кызлары Рәзинә Удмуртия педагогия көллиятенең татар бүлеген тәмамлаганнан соң, бик күп еллар Ижау шәһәре мәктәпләрендә татар сыйныфларын җитәкләде. Ә оныклары Гөлназ Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара баг­ланышлар институтында татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендә 4нче курста белем ала. Әлеге үрнәк гаилә белән сезне дә таныштырасы килә.

Муса абый һәм Нина апа тумышлары белән Балезино районы Гордино авылыннан. Балачактан ук бер сукмактан атлаганнар, бер мәктәптә укыганнар. Араларында мәхәббәт тә мәктәп елларыннан ук башланган. Соңыннан Нина апа Муса абыйны армиягә озаткан, көтеп алган. Армиядән кайткач, матур итеп гаилә корганнар. Муса абый гомере буе тракторчы, ә Нина апа терлекче булып эшләгән.

«Без балаларның барысына да һөнәри белем бирдек. Соңыннан үзләре тырышып югары белем алдылар. Шәфкать туташы булып эшләүче Динәбез генә югары белем алырга омтылмады. Ул хәрби шәһәрчек Пибаньшурда лазаретта эшли. Марат та Пибаньшурда янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куя. Рәзинә – Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә укытучы, Тәскирә – Глазов район судында судья, Резидә Глазов шәһәрендә «Кондитерпро» компаниясендә эшли», – дип, балалары белән таныштырып китте Нина апа.

Гади генә хезмәт кешеләренең шулай балаларына югары белем, тәрбия бирүләренә гаҗәпләнүемне яшермәдем. Минем соклануыма Муса абый кыска гына итеп: «Без беркайчан да гаиләдә тавышланып, урамга чыкмадык», – дип җавап бирде. Моннан тыш Гафуровлар гаиләсендә бер-берсенең теленә, милләтенә хөрмәт ярылып ята. «Әти белән әни үзара удмурт телендә сөйләшәләр. Әти: «Мин хатынымны хөрмәт итәм, шуңа удмуртча сөйләшәм», – дип әйтә иде. Ә безнең белән икесе дә татарча, кистемчә сөйләшәләр», – ди кызлары Рәзинә.

Татар теленә мәхәббәт кызлары Рәзинәдә һәм оныклары Гөлназның күңелендә бигрәк нык тамыр җәйгән. Алар икесе дә мәктәптә татар телен яратып үзләштергәннәр. Икесе дә татар теле укытучыларын яратып искә алдылар. Рәзинә Муса кызы бүгенге көндә Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Әлеге мәктәптә татар сыйныфлары да, түгәрәге дә эшләми, әмма аңа карамастан, Рәзинә татар милләтеннән булган укучыларны барлый, аларны милли чараларга, конкурсларга җәлеп итә. Укучыларның язмаларын «Яңарыш» газетасына юллый.

«Татар теленә мәхәббәт гаиләдән килә. Гаилә архивындагы иске видеоязмаларны караган саен, шаккатам. Без анда сеңлем Ләйсән белән татар телендә генә сөйләшәбез. 8нче сыйныфтан татар теле һәм әдәбияты буенча регионара, халыкара олимпиадаларда катнаша, җиңүләр яулый башладым. Моның нигезендә татар теле укытучым Алсу апаның тырышлыгы ята. Мине әзерләде, илһам биреп торды. 10 нчы сыйныфта укыганда, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы үткәргән конкурста катнаштым. Илмир абый белән Зөһрә апа Касимовлар мине дөрес итеп татарча сөйләшергә, ток­мач кисәргә, чигәргә өйрәттеләр. Бу да минем өчен бик мөһим тәҗрибә булды. Рәзинә апамның да татар теле укытучысы булуы миңа зур йогынты ясады», – ди Гөлназ.

Бүгенге көндә Нина апа белән Муса абый олы яшьтә булсалар да, өйләре балкып тора. Бәйләнгән түгәрәк келәм­нәр хуҗабикәнең кул эшләренә оста булуы турында сөйли. «Әнинең челтәр-пәрдәләре һәрвакыт ап-ак, крахмалланган булды. Тәрәзә төбендә матур гөлләр үстерде. Әни бик таләпчән. Идән юганда «Почмакларын юарга онытмагыз», – дип кисәтеп кенә торыр иде. Ә өй эшләрен без кечкенәдән бүлешеп эшләдек. Кунак чакырганда, кем бәрәңге чистарта, кемдер салат ясый. Эшләмичә торсак, әни: «Әтиегезнең кайтыр вакыты җитә», – дип кенә әйтеп куя иде. Без йөкләнгән эшне ялт итеп башкара идек. Хәзер дә авыр эшләр вакытында: бәрәңге алганда, печән вакытында авылга кайтып булышабыз. Ә җәен бергәләп паласлар юу, челтәр-пәрдәләрне алыштыру – үзе бер бәйрәм. «Сезнең артыгыздан чәчәк үсеп калсын, ягъни кешеләр сезнең арттан матур итеп сөйләп калырлык булсын», – ди әни. Әнинең тагын бер күркәм сыйфаты бар, ул әтидән башка бернәрсәне дә үзе хәл итмәде. «Әтиегездән сорагыз», – дип кенә әйтә иде безгә. Кинога барганда да, әтинең ризалыгын алырга кирәк булды», – дип искә алды Рәзинә.

«Әби, бабам – тормышымда иң яраткан, иң якын кешеләрем. Бабам тик утыра белми. Гел үзенә эш таба. Әбигә шалтыраткач та: «Бабай нишли?» – дип сорасаң, «Урамда йөри, ул үзенә эш таба бит», – дип җавап кайтара. Бабам һәр елны кечкенә үгез алып, көзгә кадәр аны иркәләп үстерә. Әбием һәрберебезнең нәрсә ашарга яратканын, ничәгә кадәр йоклаганыбызны белә. Ял көннәре җитәр алдыннан: «Кем авылга кайта?» – дип сораштыра. Без кайтуга яраткан камыр ризыклары әзер була. Хәзер зур мал-туар асрамыйлар. Әби тавыкларны үз балалары кебек тәрбияли. Безне, оныкларны да бик яраталар», – дип дәвам итте Гөлназ.

Гафуровларның тагын бик күркәм сыйфатларын да ачтым– алар Кистем авылын бик яраталар. Кече уллары Маратның да Кистемдә йорт саласы килгән. Ул вакытта җир бирмәгәч, Кожило авылында йорт салып чыгарга мәҗбүр булган. Әмма Маратның балалары барыбер укуларын Кистем мәктәбендә дәвам иткәннәр.

«2018 елда әти белән әни күрше авылда йорт салып, шунда күченделәр. Мин Кистемнән китмәдем, сеңлем белән энем дә әби-бабай янында калдылар. Күңелем ятмый ул авылга. Кистемдә шулкадәр рәхәт. Мин аны бик яратам. Ул минем туган җирем. Кистем турында Казанда да: «Чыннан да, Касимовлар гына яшиме?» – дип кызыксыналар. Минем аларны да авылыма алып кайтып, сәяхәт оештырасым килә. Авылыбызның халкы бик тырыш. Клубта кайчандыр эшләгән һәм хәзер эшләүче апа-абыйлар белән мин нык горурланам. Алар авылыбызда татар телен саклыйлар. Хәзер дә концерт­ларда татар телендә җырлыйлар, татарча бииләр, татар телендә спектакльләр куялар, ансамбльләр үзебезнең авыл көйләрен башкаралар. Башка авыллардан, районнардан килгән кунакларга экскурсия үткәреп, авылыбызның тарихын сөйлиләр», – дип дәвам итте Гөлназ.

Гөлназның энесе Марсель Кистемдә – әби-бабасы янында яши. Кистем мәктәбендә белем ала, әби-бабасына булыша. Нина апа белән Муса абыйга картаерга ирек бирми. Әңгәмәбез тәмамлангач, Нина һәм Муса Гафуровларны утыртып фото­сурәткә төшерергә уйладым. Шул чагында Муса абый Нина апаны яратып кочаклап алды. Олыгайган көннәрендә дә ике арада олы хиснең, җылылыкның сак­ланганын тойдым. Һәркемгә дә Муса абый белән Нина апа кебек бәхетле карт­лыкны каршы алырга язсын иде. Ә Гафуровлар гаиләсенә сәламәтлек, тигез тормыш телим».




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net