Дәһшәтле еллардан кайтаваз
Дәһшәтле еллардан кайтаваз...
Акрынлап ел арты ел үтә...
Дәһшәтле еллардан кайтаваз
Бүген дә куркыныч төш кебек
Һәрвакыт йөрәкне әрнетә.
Моабит төрмәсе. Камера...
Үлемсез яшь шагыйрь бүлмәсе.
Ул күргән газапны, афәтне
Бу җирдә бер кеше күрмәсен!
Дошманга карата үч-нәфрәт
Мусаның күзендә күренә.
Күкрәккә сыймаган үч алу ялкыны
Сер бирмәс йөзендә беленә.
Ул ялкын көннән-көн кабынды
Дөрләде, ярсыды, ташыды...
Таш капчык эченә сыймады
Әсирләр йөрәген яулады.
Фашистны көйдерде, яндырды
Тез чүкмәс, баш имәс горурлык!
Иленә, халкына мәхәббәт
Ватанга-какшамас тугрылык.
Палач балтасы киссә дә – өзмәде
Киләчәк буыннар чылбырын.
«Моабит дәфтәре» үстерде
Җәлилчеләрнең кыз, улларын.
Акрынлап ел арты ел үтә...
Чал тарих барлый үз героен.
Онытма үткәнне,Җәлилне
Үлемсез «Моабит дәфтәре»н.
Галимҗанова Чулпан Алмаз кызы, 2025 ел.