«Татар-информ» гыйнварда Дзен версиясе буенча Россиянең 40 мәгълүмат чарасы арасына керде
«Татар-информ» агентлыгы гыйнвар нәтиҗәләре буенча Дзен версиясе нигезендә федераль гаммәви мәгълүмат чаралары рейтингында 33нче урынны алды. Декабрь белән чагыштырганда мәгълүмат агентлыгы 23 позициягә күтәрелде.
РИА Новости агентлыгы федераль рейтингның беренче баскычында урнашты, икенче урында - ТАСС агентлыгы, өченчедә - RT телеканалы.
Рейтинг ай саен Дзенда тәкъдим ителгән гаммәви мәгълүмат чараларының сыйфат һәм сан күрсәткечләре нигезендә төзелә. Атап әйткәндә, гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алыну, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, Дзендагы каналда язылучылар саны һәм башка күрсәткечләргә игътибар бирелә.