Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Алмаз белән Азат маҗаралары

Алмаз белән Азат маҗаралары

(әкият)

Шау- гөр килеп музейга балалар килеп керде. Экскурсовод аларны елмаеп каршы алды һәм залга чакырды. Музейда тынлык урнашты. Экскурсовод бер залдан икенче залга күчә – күчә, балаларга Тукайның ачы язмышы, шәхси әйберләре, иҗаты турында сөйли башлады. Менә экскурсовод Тукайның түбәтәе янында туктады. Укучылар арасыннан ике шук малай:

Карале, шул да булдымы байлык? Кара төстәге баш киеме имеш!

Менә минем бабайның түбәтәе ул, түбәтәй! Энҗе җепләр белән, төрле бизәкләр чигелгән! Күз явын алырлык!

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Экскурсовод малайларның сүзен ишетеп, аларга кырын гына карап алды.

Балалар, затлылык бит энҗе – мәрҗән, алтын җепләрдә түгел.

Укучылар түбәтәй турында мәгълүматны алгач, икенче экспонат янына күчтеләр. Азат белән Алмазның түбәтәй яныннан китәселәре килмәде.Һаман әле шушы гади түбәтәйнең кыйммәтле булуына ышанасылары килмәде.Алмаз шыпырт кына:

Кара әле, Азат, безнең ишегалдын себерүче үзбәк бар бит, нәкъ шуның түбәтәе бит бу.

Азат түбәтәйне кулына алды, шулвакыт залда утлар сүнде. Малайлар куркып киттеләр, шомлы тынлык урнашты.

Апа, апа, сез кайда?!

Балаларга җавап бирүче булмады.

Кинәт каяндыр бик моңлы көй ишетелә башлады:

И мөкатдәс, моңлы сазым!

Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен,

Аерылабыз, ахрысы!

Минем бит бу көйне ишеткәнем бар.

Минем дә бар. Әбием бик яратып тыңлый аны.Әйдә,көй ишетелгән якка барып карыйк.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Балалар әкрен генә көй ишетелгән якка юнәлделәр. Күңелләрендәге курку әллә кая юкка чыкты. Малайлар көйне тыңлый – тыңлый ишеккә барып төртелделәр. Музейның ишекләре ачылып китте, Алмаз белән Азат урамга килеп чыктылар. Ә урамга бар да үзгә: тыз-быз йөреп торган машиналар да, биек күпкатлы йортлар да күренми. Халык та ничектер сәер киенгән. Заманча кием кигән, телефон тоткан кеше бөтенләй юк. Малайлар куркуга төштеләр.

Без кая, бу нәрсә, Азат? Төшме, өнме бу?

Алмаз Азатны чеметеп алды.

Авырттырдың ич, нинди төш булсын инде бу!Казан бит, Казан!

Ә көй һаман ишетелә. Малайлар шул якка юл алдылар. Үзләре тирә-якны күзәттеләр.

Менә алар остаханә янына килеп җиттеләр, җыр да ишетелми башлады. Малайлар әкрен генә остаханәгә уздылар. Монда түбәтәй кигән матур сакаллы абыйлар,җырлый-җырлый түбәтәй тегәләр:

Җырлыймын әле, җырлыймын әле,

Җырлаганнарым калсын.

Сезнең өчен җырлаганым

Сагынып сөйләргә калсын.

Малайлар шыпырт кына стена буендагы эскәмиягә барып утырдылар.

Алмаз, безне күрмиләр бит!

Тыныч кына утыр.

Шулвакыт ишек ачылып китте һәм остаханәгә бер ир-ат килеп керде.

Әссәламегаләйкем!

Вәгаләйкем әссәләм!

Мин түбәтәй артыннан килдем.Түбәтәем әзерме?

Әйе, әзер, Шәрәф әфәнде.

Шәрәф әфәндегә түбәтәйне тапшырдылар. Малайларга бу түбәтәй таныш кебек тоелды.

Азат, бу Тукай музеендагы түбәтәй түгелме соң?

Әйе, шул түбәтәй. Ләкин бу бит Тукай түгел.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Малайлар әкрен генә Шәрәф әфәнде артыннан кузгалдылар.

Менә алар типография янына килеп җиттеләр. Типографиянең ишек башына «Үрнәк» дип язылган иде. Малайлар әфәнде белән типография эченә уздылар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Типографиягә килеп кергәч, тәрәзә янында басып торган кешегә игътибар иттеләр.

О, Габдулла әфәнде! Сез инде килеп җиткәнсез. Мин сезне күрүемә шатмын.

Алар бик җылы итеп күрештеләр.

Тукай, бит бу, Тукай, - диде Азат, Алмазның кабыргасына төртеп.

Алмаз таң калып Тукайны күзәтте.

Габдулла әфәнде, сезнең яңа шигырьләр җыентыгы әзер.Минем җыентыкка сезнең фотосурәтегезне куясым килә. Әгәр дә сез риза булсагыз, без сезнең белән С.И.Иванов әфәнде янына барып, фотога төшәр идек.

Афәрин, әйдәгез. Мин риза.

Тукай белән Шәрәф әфәнде типографиядән чыгып киттеләр, ә малайлар алар артыннан иярде. Бик озак бармыйча, алар фотостудиягә барып җиттеләр.Монда аларны җылы каршы алдылар.

Шәрәф әфәнде, чәчләрем озын, мөселман кешесенә болай килешмәс, нишлим икән?

Шәрәф кесәсеннән бүген генә остаханәдән сатып алган түбәтәйне алып, Тукайның башына кидерде.

Бик килешә сезгә,Тукай әфәнде.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай.

Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бай, диям,

Бар урыннардан аның урыны кадерле, дәү диям.

Малайлар колагына тагын көй ишетелде:

Очты дөнья читлегеннән

Тарсынып күңелем кошы,

Шат яратса да, җиһанга

Ят яраткан раббысы.

Ут кабынды, Алмаз белән Азат яңадан музейда пәйда булдылар. Алмазның кулында түбәтәй иде. Ул аны сак кына урынына куйды. Малайлар үз сүзләреннән үзләре оялдылар. Тагын бер кат түбәтәйгә күз төшерделәр. Хәзер инде түбәтәй гади түгел, бабайның энҗе – мәрҗәннәр белән чигелгән түбәтәеннән дә матуррак иде ул. Матур иде түбәтәй! Ул бит бөек Тукай түбәтәе.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Балачактан озата килде Тукай

Шигырьләрдә, матур җырларда.

Иң беренче итеп өйрәндек без

Моңлы «Туган тел»не җырларга.

Казанның Мәскәү районы 55 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 8 «б» сыйныфы укучысы Садыйков Данил Илдар улы, 2023 ел.

Җитәкчеләре: Сәмәрханова Нәфисә Самат кызы, Кәримова Әнисә Әкрәм кызы.


Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net