Бөгелмәнең «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алды
Бөгелмә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары өчен Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулуга багышланган «Туган як — яшел бишек» дигән тематик кичә үткәрелде. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.
Китапханәче кунакларны язучы тормышындагы кызыклы фактлар, иҗаты белән таныштырды, фотоархивта сакланучы фотосурәтләр күрсәтте. «Матурлык җырчысы» китап күргәзмәсе белән таныштырды, «Туган ягым — яшел бишек » әсәреннән цитаталар укыды.
Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре туган җирнең матурлыгы, дуслык, мәхәббәт турында җырлар башкарды. Әсәрдә татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен тасвирлау һәм үткәрүгә аерым игътибар бирелгән.