Уфада бер ир-ат студентларга һәм полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән
Уфада студентларга һәм полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаганнар, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк. Бу хакта РИА Новости яза.
«Югары уку йортларының берсенең тулай торагында дүрт студент һәм полицейскийга җәрәхәтләр китергән ир-атны тоткарладылар», - дип язган ул MAX та.
Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.