-20 градуска җиткән салкыннар Татарстанга киләсе атнада әйләнеп кайтачак - синоптик
Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кар явуы һәм һава температурасының -10 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шундый фаразын җиткерде.
«Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республиканың бөтен территориясендә кар явачак. Кар катламының биеклеге 5-8 сантиметр тирәсе булачак», - диде синоптик.
Ул киләсе атнада Татарстанда яңадан суытачак, дип өстәде. Һава температурасы -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин.