Иванов: Казаннан Согуд Гарәбстаны һәм Оманга туры авиарейслар ачу турында сөйләшү бара
Казан аэропорты белән берлектә Казан һәм Согуд Гарәбстаны, шулай ук Оман арасында туры авиаэлемтә булдыру турында фикер алышалар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Без Фарсы култыгы илләрен, беренче чиратта Согуд Гарәбстанын һәм Оманны карыйбыз. Әлегә анда Мәскәүдән генә барып җитәргә мөмкин. Безнең өчен бу перспектив юнәлешләр. Әлегә барысы да фикер алышу дәрәҗәсендә», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Моннан тыш, Кытайга рейс юнәлешләрен киңәйтү дә карала, чөнки ил Татарстан туристлары арасында зур кызыксыну уята, дип өстәде Иванов.