Казанда салкыннар аркасында кайбер троллейбус һәм трамвайлар хәрәкәте туктатылды
Казанда салкыннар аркасында кайбер төр җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылды.
«2, 3, 5, 6, 7, 8, 12 нче номерлы троллейбус маршрутлары һәм 4 нче номерлы трамвай маршруты хәрәкәте вакытлыча туктатылды», - дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиясе.
Чикләүләр начар һава торышы аркасында зыян күргән контакт челтәрен ремонтлау аркасында кертелгән.