Һадиуллин физика, химия укытучыларына кытлыкны бетерү буенча күрелгән чараларны атады
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада физика, математика, химия укытучылары җитмәү сәбәпле башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
«Укытучылар КФУ базасында, Чаллы һәм Алабуга педагогик университетлары базасында әзерләнә. Педагогик сыйныфлар ачыла. Бездә шундый 320 сыйныф исәпләнә, 221 мәктәп шушы сыйныфларны ачу белән шөгыльләнә. 5 меңнән артык бала педагогик сыйныфларда укый», – диде министр Хөкүмәт йортында Россия көненә багышланган брифингта.
Ул узган уку елында шушы сыйныфларның чыгарылылыш укучыларының 35 проценты педагогик белгечлекләргә кергәнен әйтте. «Бурычларның берсе – шушы сыйныфларны ачуны дәвам иттерү, булачак укытучыларны мәктәп эскәмиясеннән әзерләү», – диде Илсур Һадиуллин.
Министр сүзләренчә, «Безнең яңа укытучы» проекты буенча 500 укытучы 10ар мең сум ала. Татарстан Рәисе карары нигезендә, 2025 -2026 уку елының 1 сентябреннән 3145 яшь белгеч 10ар мең сум ала.
«Быел беренче тапкыр балалар бакчаларында 300 тәрбияче һәм педагог 10ар мең сум ала. Урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем бирүче 100 яшь укытучыга 10ар мең сум бирелә. Өстәмә белем бирү оешмаларында эшләүче 80 укытучы 10ар мең сум ала. Яшь укытучыларга ярдәм буенча проектлар күп, иң мөһиме, алар вузда укуын тәмамланач, бездә мәктәпләрдә төпләнеп калсын», – диде Илсур Һадиуллин.