Мәктәп укучылары өчен «Яшь энциклопедист» республика ачык бәйгесе игълан ителде
ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә «Яшь энциклопедист» конкурсын оештыра. Бу хакта Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана.
Конкурсның максаты - мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү һәм фән, мәгариф, мәдәниятнең төрле өлкәләрендә энциклопедик белемнәрне популярлаштыру аша урта гомуми белем учреждениеләре укучыларының интеллектуаль потенциалын формалаштыру. Бәйгенең бурычлары - танып белү активлыгын һәм фәнни-популяр, белешмә әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксынуны стимуллаштыру; төрле чыганаклардан (китаплар, электрон мәгълүмат базалары, архивлардан) мәгълүмат эзләү, тәнкыйди анализлау һәм системалаштыру күнекмәләрен үстерү; сүзлек һәм энциклопедик мәкаләләр төзү методикасына (һ.б.) өйрәтү.
Конкурста Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен Tatarica энциклопедик порталында (https://tatarica.org теркәлергә) теркәлергә, ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты телеграм-каналына (https://t.me/Institut) һәм «Миллиард.Татар» телеграм-каналына (https://t.me/milliardtatar) язылырга кирәк.
Гаризаны, беркетелгән текст һәм медиафайлларны түбәндәге электрон почтага җибәрү зарур: nauka.iter@mail.ru (заявка формасы 2нче кушымтада китерелгән).
Гариза бирү сроклары 2026 елның 2 февраленнән 30 мартына кадәр дәвам итә
Катнашу шартлары белән конкурсның нигезләмәсендә танышырга мөмкин: https://regionstudies.tatarstan.ru/index.htm/news/2489200.htm