Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла
15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә фотосурәтләр, хатлар, китаплар аша Герой-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм батырлыклары турында сөйләячәк.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте фотолары