Лилия Галимова OMNEX 2026 күргәзмәсендә Татарстан стендын күрсәтте
OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсендә Татарстан стенды кабат халыкның игътибарын җәлеп итте. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шулай дип язган.
«Татарстан стенды, һәрвакыттагыча, күргәзмәгә килүчеләрне үзенә җәлеп итә. Бу юлы гадәти булмаган уен коралларында музыкаль әсәр башкарып», – дип язган Галимова.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга эш сәфәре белән килде. Бүген ул Оман Солтанлыгының төзелеш һәм шәһәрне планлаштыру министры Хәлфән бен Сәид Әл Шуэйлин белән очрашты.
Видео: https://t.me/galimovatatarstan