Апаста «Балкыш» фестивале башланды
Апаста «Балкыш» өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар республика фестиваленең муниципаль этабы башланды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Сайлап алу турлары 29 гыйнварда Идрәз мәдәният йортында узды. Биредә Иске Йомралы, Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чурибураш, Ишеево авыл җирлеге өлкәннәре катнашты.
2 февральдә Урта Балтай мәдәният йортында, 5 февральдә Каратун мәдәният йортында, 9 февральдә Апас мәдәният йортында булачак. Өлкәннәр җыр, бию, шигърият, инструменталь ансамбльләр, вокал ансамбльләр номинацияләре буенча чыгыш ясый. Районның ветераннар Советы өлкәннәрне катнашырга, үз сәләтләрен күрсәтергә чакыра, диелә хәбәрдә.