Ульяновскида «Туган илем – йөрәгемдә» дүртенче татар иҗат конкурсының финалы узды
Димитровград шәһәренең 2 нче мәктәбе филиалында «Туган илем – йөрәгемдә» 4 нче татар иҗат конкурсының финал өлеше узды. Быел бәйге патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланган иде. 5-15 яшьлек балалар берничә номинациядә көч сынашты. Бу хакта «Өмет» газетасы яза.
«Татар халкының телен һәм мәдәниятен яратучы укытучыларга, ата-аналарга һәм балаларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән кызлар һәм малайларның саны елдән ел арта бара», – ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әлеге бәйгене оештыручы Венера Шагвалеева.