Казанда 7 баллы бөкеләр барлыкка килде
Җомга кичендә Казанда 7 баллы бөкеләр хасил булды.
«Яндекс карта» сервисы мәгълүматлары буенча, иң көчле бөке үзәктә, Ершов урамында, Салмачыга керү юлында, шулай ук Авиатөзелеш районының Академик Павлов һәм Максимов урамнарында күзәтелә.
Ямашев проспекты һәм Җиңү Проспекты тоткарлыклардан чагыштырмача азат, диелә хәбәрдә.