Казанда кич белән «Буран» планы гамәлгә керә
Бүген кич, 18 сәгатьтә, Татарстан башкаласында «Буран» планы игълан ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч бәяләү буенча, план якындагы өч көндә – «экстремаль көчле кар явуга бәйле рәвештә» гамәлдә булачак.
Казан метрополитенының эшен тагын да көчәйтәчәкләр: электропоездлар саны арттырылачак.
Мэрия Казан халкын һәм кунакларын мөмкин булганча шәхси транспортта йөрүдән баш тартуларын сорый.
Соңгы 24 сәгать эчендә ТР башкаласында коммуналь хезмәткәрләр 15,5 мең тонна кар чыгарган инде. Урамнарны чистартуда 964 берәмлек техника (җәлеп ителгән машиналарны да кертеп) һәм 683 юл эшчесе җәлеп ителгән. Тулы куәтенә сигез кар эретү станциясе эшли.