Камыш кәрзин
Камыш кәрзин
«Тарих», - дибез, үткәннәрне барлаганда,
Иске китап, рәсемнәрне караганда.
Музейларга кереп танышабыз,
Чын тарихның үзен шунда ачабыз.
Һәр музейның бар үз байлыгы,
Нәрсә генә юк анда!
Ә мин сезгә бәян итәм,
Тукай музее турында.
Күргәнегез бармы сезнең
Халкыбыз хәзинәсен?
Әйтерсең лә, Тукай үзе
Иҗат итә бүгенгесен!
Карап йөри торгач, шулай,
Күзем төште кәрзингә...
Зур да түгел, кечкенә дә
Тик тиңсез бер хәзинә!
Бөек Тукай бер генә дә
Калдырмаган үзеннән.
Әйтерсең лә, Су анасы
Килеп чыгар кәрзиннән.
Бу кәрзине турында мин
Әйтмичә булдыра алмыйм,
Камыштан үрелгән юл кәрзинен
Игътибарсыз калдыра алмыйм.
Безнең заман чемоданын
Алыштырган бу кәрзин.
Мин уйлыймын, бер читендә
Булгандыр изге «ясин».
Аз-маз кием, китап-дәфтәр
Салынгандыр анарга.
Бик кызыктым, тик кыймадым
Аны ачып карарга!
Капкачлы ул, тоткычы бар,
Тик элмәгән йозагын
Мин дә кайтып күрер идем
Бөек Тукай заманын!
Нуретдинов Булат Наил улы, 2023 ел.