Буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен Татарстан халкына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искә төшерделәр.
Урамда йөргәндә сак булырга, ә юлларны кичү өчен җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга киңәш ителә. Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда юеш кар, көчле җил, күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран һәм көчле бозлавык көтелә.