Әсгать Сәфәров Татарстанның «Динамо» җәмгыятен гасырлык юбилее белән котлады
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров «Динамо» җәмгыятен бер гасырлык юбилее белән котлады.
«Кадерле динамочылар! Сезне чын күңелдән гасырлык юбилеебыз белән котлыйм!
Татарстан Республикасы «Динамо» спорт җәмгыятенең данлы традицияләренә нигез салган һәм аларны саклаган ветераннарга зур рәхмәт. Без һәрвакыт төрле буынның атаклы динамочылары, якташларыбызның иң югары дәрәҗәдәге ярышларда искиткеч җиңүләре белән горурланабыз. Барыгызга да намуслы, тырыш хезмәтегез һәм җәмгыятькә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук данлыклы «Динамо» елъязмасына якты битләр язуын дәвам итүчеләргә һәм безгә җиңүләргә ирешергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт.
«Динамо» җәмгыяте - безнең илдә спортның күп төрләре вәкилләрен берләштергән беренче спорт җәмгыяте, ул Россиядә әлегә кадәр бердәм коллектив буларак сакланып калган чын мәгънәсендә массакүләм һәм бөтенхалык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде. Һәм бүген «Динамо» Россиянең барлык төбәкләрендә эшләп килүче иң масштаблы спорт оешмаларының берсе булып тора, ә 1926 елда, күп кенә автономияле республикалардан алдарак оештырылган Татарстанның «Динамо» җәмгыяте – аның флагманы.
Әгәр СССР таркалу чорында «Динамо» үзенә күрә тотрыклылык гаранты булмаган булса, хәзер безнең илдә спортның ничек үсеш алуын күз алдына да китереп булмас иде. Барлык кыенлыкларга да карамастан, нәкъ менә «Динамо» 90 нчы елларда үзенең спорт инфраструктурасын саклап кала алды, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итә алды. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан спортчылары иң эре халыкара стартларда чыгыш ясауларын дәвам итте һәм җиңүләре белән сөендерде.
Динамо хәрәкәтен танытуга Татарстан динамочылары Айно Вялима, Нина Савощенко, Исаак Брен, Николай Тетеркин, Николай Моришичев, Владимир Житлов, Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева, Николай Колесников, Светлана Демина, Василий Мосин, Ольга Данилова, Евгений Дементьев, Максим Вылегжанин, Андрей Даньков, Гөлнара Галкина-Сәмитова, Егор Мехонцев, Таһир Хәйбулаев, Александр Красных, Максим Михайлов, Сергей Тетюхин, Екатерина Гамова, Марта Мартьянова һәм бик күпләр үз өлешләрен кертте.
Республика «Динамо»сының аерым горурлыгы - спортның уен төрләрендәге коллективлар, илебезнең үзгәрешсез лидерлары. Безнең ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары берничә мәртәбә Россия чемпионнары, Суперкубок һәм Россия Кубогы ияләре булдылар, Европа һәм дөнья клуб чемпионатларында җиңделәр, милли җыелма командалар составында мактау пьедесталларының югары баскычларына күтәрелделәр, хәтта Олимпия уеннарында да.
Туплы хоккей буенча командабыз Дөнья кубогы һәм Европа чемпионнары кубогы ияләре булды. Ир-атлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча ил чемпионатында 23 мәртәбә алтын медаль яулаган «Динамо-Ак Барс» казанышы уникаль. Чирәмдәге хоккей буенча илдә инде бишенче тапкыр иң яхшысы булган «Ак-Барс-Динамо» хатын-кызлар клубы, пляж волейболы һәм карда волейбол буенча Россия Кубогы һәм Россия чемпионатлары этапларында һәм финалларында күп җиңүләр яулаган «Динамо-Татарстан» ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары да сөендерә.
Динамо спортчылары югары осталык күрсәтә. Татарстанның Россиядә иң яхшы спорт төбәге, ә Казанның илнең спорт башкаласы буларак лаеклы рәвештә танылуында «Динамо» республика җәмгыятенең роле зур.
Татарстан «Динамо»сы җәмгыятьнең Бөтенроссия спартакиадасында һәрвакыт лидерлар рәтендә. 13 тапкыр узган Спартакиаданың 7сендә татарстанлылар җиңүче булды. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы «Динамо»сы Россиянең эре төбәкләре белән киеренке көндәшлектә төп стартларны отты.
2023 елда Татарстан «Динамо»сы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган устав эшчәнлеге буенча Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңү яулады. Югары казанышлар спорты, балалар, ветераннар, патриотик тәрбия, хәйрия һәм мәдәни чаралар, медиакиңлек һ.б. юнәлешләрне үз эченә алган гаять зур эш башкарылды. Татарстан Республикасы «Динамо»сы илебездәге «Динамо» җәмгыятенең 100 еллык тарихында иң яхшы оешма дип танылды. Бу инде тарихи факт(!) Һәм безнең эшчәнлеккә бирелгән мондый бәя яңа проектларга һәм казанышларга этәрә, эшкә этәргеч бирә һәм Динамо байрагын горур күтәреп бару теләген тудыра.
Бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгы елында Динамо спорт уеннарын уздыруны Татарстан башкаласына ышанып тапшырулары символик мәгънәгә ия. 2023 елның җәендәге кебек масштаблы ярышлар «Динамо»да моңа кадәр үткәрелмәгән иде - Казанның иң яхшы спорт ареналарында Россиянең 76 төбәгеннән, шулай ук якын чит илләрдән 2 меңнән артык спортчы чыгыш ясады. Динамоның иң көчле атлетлары спортның 13 төрендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде, һәм Татарстан динамочылары командада җиңү яулады һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләр коллекциясен алды.
Татарстан «Динамо»сы – чемпионнарны чыныктыру урыны гына түгел, ә үзебезнең спорт традицияләрен саклаучы, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүче оешма да. Һәм әлеге хәрәкәтнең барлык мөһим юнәлешләрендә актив эш алып бара – югары казанышлар спортын һәм хезмәт-гамәли спорт төрләрен үстерү, массакүләм, ветераннар һәм балалар-яшүсмерләр спортына ярдәм итү, хезмәт һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның ятим балаларына, аз керемле гаиләләрдәге балаларга, хокук тәртибе һәм иминлек органнары хезмәткәрләренең балаларына игътибар күрсәтә.
Безнең 100 еллык юбилеебыз спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, «Динамо» хәрәкәте өчен дә, шулай ук илебезнең югары казанышлар спорты һәм массакүләм физкультура хәрәкәте өчен дә зур һәм мөһим вакыйга. Традицияләрне саклап һәм үстереп, динамочыларның хәзерге буыны спорт ареналарында алдынгы урыннарны лаеклы яклый, гадел көрәштә һәрвакыт искиткеч әзерлек, ихтыяр көчен күрсәтә, җиңүләре белән яшьләрне спорт, сәламәт һәм актив яшәү рәвеше файдасына сайлау ясарга рухландыра.
Гасырлык юбилеең белән, Татарстан «Динамо»сы!» – диелә котлауда.