Тукай ядкярләре
Тукай ядкярләре
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай –
Халкымның асыл улы.
Ядкярләрен барлап алыйк,
Шат булсын аның рухы.
Бу кәрҗинне тотып Тукай,
Ерак сәфәргә чыккан.
Шушы сөлге һәрвакытта
Юл кәрҗинендә булган.
Бәрхет түбәтәен киеп,
Тукай фотога төшкән.
Аңа шушы түбәтәйне
Бер дусты бүләк иткән.
Апасына бүләк итеп
Фаянс тартмачык алган.
Олыларны хөрмәт итү –
Борынгылардан калган.
Көмеш җиң каптырмалары
Германиядә эшләнгән.
Бу затлы бүләкне аңа,
Дуслары бүләк иткән.
Карандаш савытын Тукай
Питерда сатып алган.
Шигырьләр язган каләмен
Шушы савытка салган.
Кара савыты Тукайның –
Укучылардан бүләк.
Каләм манып язар өчен,
Ул һәрвакытта кирәк.
Шушы шәхси ядкярләрдә
Тукай рухы саклана.
Тукай шигырьләрен укып,
Үссен җирдә һәр бала!
Гарифуллина Гәүһәр Ринатовна, 2023 ел.