Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көне уңаеннан милли бәйрәм узды
Ульяновск Татар мәдәни үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узган. Милли бәйрәмне Ленин районы администрациясе һәм җирле татар автономиясе оештырган. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итте.
Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган күркәм чара мәдәни үзәкнең бәйрәмчә бизәлгән фойесында башланып киткән. Тантана кунаклары башта 17нче номерлы милли китапханә һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре тырышлыгы белән әзерләнгән милли күргәзмәләр һәм остаханәләр белән танышкан. Аннары мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә – «Татар халкының җанлы тарихы» конкурсына нәтиҗәләр ясалган. Спонсорлар җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
Милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны чагылдырган һәм татар халык әкиятләренә нигезләнгән рәсемнәр, фотосурәтләр һәм кул эшләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Традицион татар милли костюмнары, баш киемнәре, татар йорты макетлары һәм чигү үрнәкләре барысын да сокландырды, диелә хәбәрдә.
Татар мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксынучы балаларны бүләкләр белән сөендергәннән соң, милли бәйрәм мәдәни үзәкнең тамаша залында дәвам иткән. Биредә тантана кунакларына Бөек Идел буе Болгары дәүләте тарихына багышланган документаль фильм күрсәтелгән.