Казанның Киров районында каршеринг машинасы электричка белән бәрелешкән
Казанның Киров районында каршеринг автомобиле электричка белән бәрелешкән
Chery Tiggo автомобиле Лагерная – Яңа Аракчино станцияләре арасындагы кичү аша чыгып барган. Шул вакытта машинага Казан-Канаш маршруты белән баручы электричка бәрелгән. Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, машинага җитди зыян килгән.
Машина белән кем идарә иткәне һәм аның зыян күргәнме икәне әлегә билгеле түгел.