Тугыз метр, әмма үзеңнеке: Казанда торак кыйммәтләнгән шартларда микрофатирга ихтыяҗ арта
Күчемсез милеккә һәм ипотекага бәяләр өскә үрмәләгән шартларда күпләр өчен фатирлы булу буй җитмәслек хыялга әверелде. Бер квадрат метрның уртача бәясе инде күптән 200 мең сумнан артып киткән Казанда мәйданы 9 квадрат метр тәшкил иткән микрофатирларны сатуга ешрак куя башладылар, аларда йокы урыны гына түгел, душ белән бәдрәф тә бар. «Республика Татарстан» газетасы көннән-көн активлаша барган трендны өйрәнде.
Микрофатирлар бик тә күркәм күренә, ә чынлыкта...
Хрущевкада өч өлешкә бүленгән өч бүлмәле фатир, малосемейкада икегә бүленгән бүлмә, тугыз катлы йортта биш өлешкә бүленгән биш бүлмәле фатир - икенчел торак базарында «иң үтемле студияләр» һәм «старт өчен уңайлы фатирлар» турындагы белдерүләр артында якынча менә шундый вариантлар яшеренгән. Мондый «студияләр»нең һәркайсында хуҗа кеше аерым санузел, савыт-саба юу урыны һәм электр плитәсе булган мини-кухня җиһазлый һәм шушы «читлек»не сатуга аерым лот буларак куя.
Фотодагы белдерүләрдә микрофатирлар бик тә күркәм күренә: киңлекне киңәйтә торган ак диварлар, чиста унитаз, идәнгә ламинат җәелгән, җыйнак кына мебель-трансформер, бер-ике декоратив мендәр һәм ясалма чәчәкләр, кайберләрендә хәтта балкон да бар.
Һәм шушы «фатир»ның ишеген ачып кергәч кенә сатып алучы рәхимсез чынбарлык белән очраша. Ул үз «студия»сенә керү урыны өлешләргә бүленгән һәм биредә яшәүче барлык кешеләр өчен уртак булуын ачыклый. Аларның алгы бүлмәләре дә (ул, кагыйдә буларак, микрофатирның үзе кебек үк күркәм күренми) уртак, анда күршеләр белән даими рәвештә йөзгә-йөз очрашырга туры киләчәк. Гомумән, алар белән танышырга да туры киләчәк, чөнки юка гына диварлар аша күршеләрнең сөйләшүе һәм бала елаган тавышлар аермачык ишетелеп тора.
Белдерүләрдә ванна бүлмәсе дип аталган санузелның хәтта җыйнак гәүдәле кеше дә терсәкләре белән диварга таянып юынырга мәҗбүр булган кабина икәнлеге ачыклана. Канализация насос ярдәмендә эшли, ул еш ватылырга һәм унитаздан фонтан кебек су сиптерергә мөмкин. Ә проектта каралмаган душның астагы күршеләрнең торак бүлмәсе өстендә урнашуын исәпкә алсак, аларның йокы бүлмәләренә ремонт ясау өчен сезгә түләргә туры киләчәгенә әзер булырга кирәк. Фатирдагы вентиляция системасы да шуның кадәр аш бүлмәсенә һәм бәдрәфләргә исәпләнмәгән.
Сатып алучыны тагын бер сюрприз көтә: килешү төзегәндә ул фатирга түгел, ә аның бер өлешенә генә ия була, чөнки юридик яктан фатир ничек бердәнбер булса, шулай калган да. Шул ук вакытта, 12-18 квадрат метр мәйданлы мондый өлешләрнең бәясе (түшәм астында йокы урыны булган 9 квадрат метрлы вариантлар да бар) бер дә арзан димәс идек – алар 2,8 миллион сумнан башлап 5,2 миллион сумга кадәр җитә. Әгәр киләчәктә торак мәйданыгызны сатарга теләсәгез, барлык күршеләрнең ризалыгын алырга туры киләчәк.
«Кешеләр мондый «студияләр»не яхшы тормыштан сатып алмый»
Гомумән алганда, асылда, Казанда бүген коммуналь фатирлар икенче яшьлеген кичерә. Хәзерге микростудияләрдәге аш бүлмәләре һәм бәдрәфләр уртак булмаса да, аларның яхшы яклары аз: карават янында кәтлит кыздырасың да төне буе шуны иснәп ятасың…
«Әлбәттә, кешеләр мондый «студияләр»не яхшы тормыштан сатып алмый, чөнки күпләр өчен башка вариант юк, – дип сөйләде «Республика Татарстан» хәбәрчесенә Казан риелторы Марина Лагунова. - Аерым алганда, мондый торакны яшь парлар сатып ала, бәяләр һәм ставкалар гел артып торганга, алар фатирга акча җыюда өметен өзгән. Мәсәлән, бик авырлык белән өч миллион сум акча җыя алганнар, шуннан да артык түгел. Алар: «Безгә үзебезнеке кирәк. Нинди генә булса да. Хуҗага аренда өчен түлисе килми», - ди. Яшь парларны өлеш статусы да, күршеләр белән уртак коридор да борчымый. Мин, әлбәттә, аларга мондый «студия» сатып алуның барлык юридик һәм көнкүреш нечкәлекләрен аңлатам, һәм алар: «Без әзер», – ди».
«Без чыннан да микроформат шаукымын күзәтәбез. Базар ихтыяҗга йөз тота, ә бүген үтемле торакка сорау зур. Әгәр бер-ике ел элек мондый лотлар сирәк булса, хәзер алар икенчел торак базарында портфельнең 20 процентын тәшкил итә, – дип раслады риелтор Марат Вәлиев. - Сатып алучы классик фатир түгел, ә өлешнең юридик статусы булган бүлмә алуын аңлый, ләкин бу аны туктатмый. Чөнки бу күпләр өчен - квадрат метрларны үз милкеңә алу һәм теркәлү өчен бердәнбер мөмкинлек».
«Чит кеше фатирына түләп ятуга караганда, үзеңнекен булдыру яхшырак»
«Җәй көне Җиңү проспектында 17 квадрат мәйданлы «читлек» сатып алдым. Әйе, кәгазьләр буенча бу - минем өлеш, үзенең душы – кечкенә генә пластик кабинасы бар, мин анда скафандрдагы кебек. Ләкин бу - минеке! Кич саен эштән кайтам һәм тиздән ниндидер шикле ир-атка аренда өчен 40 мең түләргә кирәклеген уйлап борчылмыйм. Минем үз счетчигым, үз плитәм бар, үзем теләгән урынга киштә элеп куйдым. Шуның өчен 5 ел акча җыйдым, һәм мин канәгать. Минем өчен бу - зур җиңү», – дип уртаклашты 28 яшьлек Рәмис, ул әлеге «студия»не сатып алганчы 7 ел фатир арендалап торган.
Әмма сатып алучыларның бер өлеше үзләренең потенциаль торак мәйданы белән танышканнан соң аны сатып алудан баш тарта, торак арендалау һәм акча җыюын дәвам итә.
«Бу - старт түгел, ә тупик, - дип саный 24 яшьлек Игнат. - Йөргән кызым белән ярты ел шундый вариантларны карадык һәм нәтиҗәдә алардан баш тарттык. 16 квадрат метрлы шундый бер «студия»гә кердек – эчтә барысы да матур, ә соңыннан күршедәге шундый ук «фатир»дан трусикчан һәм тешләренә тәмәке кыстырган күрше килеп чыкты. Без монда ничек яшәрбез икән соң, дип уйладык. Күршеләр ишетмәсен дип пышылдап кына талашыргамы? Ризык әзерләгәндә чыккан һәм тәмәке исләрен суларгамы? Ә балалар да булса? Бу бит фатир түгел, ә консерв банкасы. Кыскасы, бер бүлмәне фатирны арендалап тору яхшырак дигән карарга килдек. Без гаилә тормышын үз йортыбыз өчен оялу хисеннән башларга теләмибез».
Законсыз да, җәза да бирелә
Шул ук вакытта ТР Дәүләт торак инспециясендә искәртүләренчә, фатирның планировкасын (аның нәтиҗәсендә индивидуаль санузеллары булган кечкенә ялган фатирлар барлыкка килә) үзгәртү – законсыз.
«Мондый санузелларны җиһазлау өчен намуссыз милекчеләр торак йортның инженерлык челтәрләренә тоташа һәм аларга йөкләнешне арттыра. Инженерлык челтәрләре проектта каралган фатирлар санына исәпләнгән. Планировканы үзгәрткәннән соң йөкләнеш берничә тапкырга артырга мөмкин, – дип аңлата ТР Дәүләт торак инспекциясенең торак күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ольга Карпеева. - Инженерлык челтәрләре - гомумйорт милке, һәм күршеләр милекчеләргә аларга тоташырга рөхсәт бирмәгәндер, мөгаен. Ишегалды инфраструктурасы шулай ук өстәмә милекчеләргә исәпләнмәгән - парковка, яшелләндерү... Болар барысы да башкаларның уңайлы тормышына тискәре йогынты ясый.
Карпеева сүзләренчә, фатирны өлешләп сату булдыклы гражданнарга тулы бер фатирны сатуга караганда күбрәк керем китерә. Әмма микрофатир сатучыларга да, сатып алучыларга да шуңа әзер булып торырга кирәк - законсыз планировка үткәрү фактын иртәме-соңмы ачыклаячаклар һәм фатирны беренчел кыяфәтенә китерүне таләп итәчәкләр.
«Шуңа күрә без торак сатып алучыларга мондый «отышлы» тәкъдимнәрдән качарга киңәш итәбез. Ә законсыз планировка үткәрүдә катнашы булган һәркемгә, шул исәптән идарәче компания хезмәткәрләренә дә, җаваплылык яный», – дип кисәтә торак күзәтчелеге бүлеге башлыгы.
2025 елда ТР Дәүләт торак инспекциясенә фатирларга законсыз планировка үткәрү (диварларны сүтү, ишек уемнарын күчерү, санузелларны үзгәртеп кору) белән бәйле 274 шикаять килгән. Әмма торак инспекторларына закон бозуларны теркәү бер дә җиңел түгел, чөнки аларны фатирга кертмиләр (судка фатирга кертмәү белән бәйле 206 мөрәҗәгать буенча дәгъвалар тапшырылган). Бәлки инспекторларга потенциаль сатып алучылар кыяфәтендә фатирдан-фатирга йөрергә кирәктер? Ул чагында аларга барысын да күрсәтәчәкләр һәм сөйләп бирәчәкләр.
«Республика Татарстан», Юлия Майорова