Апаста Ленинград блокадасы шаһитларын хөрмәтләделәр
Апаста Ленинградны фашистлар блокадасыннан аза итүгә 82 ел тулу уңаеннан бу фаҗигале вакыйгаларның шаһиты булган кешеләрне хөрмәтләү чарасы үткәрелгән. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.
Районда Ленинград блокадасының тере шаһиты булган ике кеше яши. Дүртөйле авылыннан Сәрия Сафина бүгенге көндә Казанда тора, ә Галия Гыйззәтуллина Тутай авылында гомер кичерә.
Галия апа Гыйззәтуллина 27 гыйнвар көнен ел саен дулкынланып каршы ала. «Авыр балачак хатирәләре күңелемнән китми. Товар ташый торган вагонга утырып, бер ай буе юлда булдык. Әти безне озатып калды. Әти-әниемне искә алганда, йөрәгем әрни. Бик күп нужа күрделәр», - дип искә алган ул фаҗигале көннәрне.
Галия Гыйззәтуллина бүгенге көндә мул тормышта яши, кадерле әни, дәү әни булып гомер кичерә. Район җитәкчелегенең зур хөрмәтен тоя. Тарихи көн – Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 82 ел тулу уңаеннан Галия апа Гыйззәтуллинага район башлыгы Айрат Җиһаншинның матур теләкләре һәм күчтәнәчләре тапшырылган. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова да зур хөрмәт белдергән.
Галия апа янына «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары, Казан Федераль университеты студентларының «Мирас» һәм «Матур» социаль отряды студентлары да килгән. Студентлар кар көрәү эшендә булышкан, Галия апаның гомер юлы, көнкүреше белән кызыксынган.