Марат Сафин Australian Open 2026 кысаларында легендалар турнирында чыгыш ясаячак
Дөньяның элеккеге беренче ракеткасы Марат Сафин Australian Open 2026 кысаларында узачак легендалар турнирында катнашачак. Бу хакта чемпионат сайтында хәбәр ителә.
Легендалар турнирында катнашучылар ике командага бүленәчәк: дөнья һәм Австралия җыелмалары. Сафин дөнья җыелмасы өчен чыгыш ясаячак.
Легендалар турниры ир-атлар, хатын-кызлар һәм микст-матчларны үз эченә алачак, ул Australian Ореn турнирының икенче атнасында (26 гыйнвардан 1 февральгә кадәр) узачак.
1980 елда туган Марат Сафин – дөньяның элеккеге беренче ракеткасы. Ул ике тапкыр «Зур Шлем» турнирында җиңүче булды (US Open 2000 һәм Australian Open 2005) һәм ике тапкыр – Дэвис Кубогы чемпионы (2002 һәм 2006 елларда). Барлыгы ул 17 ATP турнирын откан (шуларның 15е – ялгыз разрядта). Россия теннисчыларыннан беренче булып 2016 елда Халыкара теннис даны залына кертелә.
Хәзер спортчы Россия теннисчысы Андрей Рублевның остазы булып тора, ул хәзерге вакытта ATP рейтингында 15 нче урында.