Казанда Студентлар көне: Бушлай шугалак, конкурслар һәм Dj Bubblegum
Киләсе атна Казан яшьләре өчен истә калырлык булачак. Шәһәрдә Россия студентлары көне киң колач белән билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көне да уза. Якын көннәрдә Казанда нинди вакыйгалар көтелә – «Татар-информ» материалында.
Бушлай шугалак һәм прокат, ә концертның хедлайнеры – Dj Bubblegum
Казанда Россия студентлары көне «Хезмәт резервлары» стадионы шугалагында бәйрәм ителәчәк. Концерт программасының хедлайнеры DJ Bubblegum булачак. Бу хакта шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
«Казан хаклы рәвештә илебезнең студентлар үзәге булып тора. Бүгенге көндә безнең шәһәрдә 164 меңнән артык студент белем ала. Быел 25 гыйнварда «Хезмәт резервлары» стадионы шугалагында гомумшәһәр чарасы уза», – дип белдерде Хвостиков.
Ул билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасында кунаклар өчен төрле интерактивлар һәм конкурслар була. Стадион территориясендә активлык һәм ял итү зоналары, шулай ук интерактив мәйданчыклар урнашачак. Биредә спорт һәм уен дисциплиналары буенча ярышлар узачак.
Дмитрий Хвостиков: «Казан хаклы рәвештә илебезнең студентлар үзәге булып тора. Бүгенге көндә безнең шәһәрдә 164 меңнән артык студент белем ала»
Фото: kzn.ru
Комитет рәисе әйтүенчә, бу көнне студентлар тимераякларны бушлай прокатка ала һәм шугалакка үз тимераяклары белән бушлай керә ала. Урыннар саны чикләнгән.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең башка мәйданчыкларында да көтелә. Әйтик, «УНИКС» концертлар залында аерым программа планлаштырылган. «Пирамида»да «Ел студенты» республика премиясен тапшыру тантанасы була. Аның финалына Казан югары уку йортларыннан 71 студент үткән.
«Студентларга бәйрәмнәрен яхшы итеп үткәрүләрен телибез. Үзебез ничек укыганны хәтерлим. «Сессиядән сессиягә кадәр студентлар күңелле яши, ә сессия елына нибары ике тапкыр гына», – диләр иде безнең юридик факультетта», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Пирамида»да «Ел студенты» республика премиясен тапшыру тантанасы була
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Казан яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көне
24 гыйнварда «Яшүсмер» яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында Бердәм ачык ишекләр көне уза. «Чара Казанның барлык районнарында үткәрелә», - дип белдерде Хвостиков.
Аның әйтүенчә, ачык ишекләр көне – ул балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен яшәгән урыннарындагы яшьләр клубларының эше белән танышу мөмкинлеге.
Бүгенге көндә шәһәрнең барлык районнарында 70 клуб исәпләнә. Биредә 560 төрле түгәрәк һәм секция эшли. Аларда 20 меңгә якын бала шөгыльләнә.
Шәһәрнең барлык районнарында 70 клуб исәпләнә. Биредә 560 төрле түгәрәк һәм секция эшли. Аларда 20 меңгә якын бала шөгыльләнә.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
«Безнең яшүсмерләр клублары балалар өчен төрле дәресләрнең киң спектрын тәкъдим итә. Аларның күбесе бушлай. Мондый мөмкинлектән файдаланырга кирәк», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Мәгарифтә идарәче кадрлар резервын формалаштыру конкурсы башлана
26 гыйнварда муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре вакантлы вазифаларына билгеләү өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыру конкурсы башланып китә. Бу хакта Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Бәйгедә биш елдан артык педагогик вазифаларда эшләү тәҗрибәсе һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент», «Персонал белән идарә итү» юнәлешләре буенча югары белем алу турында дипломы булган белгечләр катнаша ала», – дип сөйләде Ризванов.
Ирек Ризванов муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре вакантлы вазифаларына билгеләү өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыру конкурсы башлану турында хәбәр итте
Фото: kzn.ru
Конкурсантларны сайлап алу өч этапта узачак: документлар тапшыру, әңгәмә һәм мәгариф учреждениесенең концепциясен яклау. Документлар исемлеге белән сайтта танышырга була.
Шәһәр трансформациясе үзәге хезмәткәрләр эзли
Казанда тагын бер конкурс – «Шәһәр трансформациясе үзәге» командасына сайлап алу бәйгесе башланып китте. Бу хакта үзәк директоры Эмиль Хөснетдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта учреждениегә техник директор, проектлар җитәкчеләре һәм системалы аналитиклар кирәк.
«Шәһәр трансформациясе үзәге» – ул Казан мэриясенең яшь бүлекчәсе. Үзәк инновацион проектларны гамәлгә ашыра, шулай ук ведомствоара проектларны координацияли», – дип билгеләде Хөснетдинов.
Гаризалар 30 гыйнварга кадәр кабул ителә. Катнашу өчен Казан сайтында анкета тутырырга кирәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча дәгъвачылар бәяләү процедураларына чакырылачак.
Александр Хевронин, «Татар-информ»