Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Уникаль шәхес түгелме? Эксперт Мулланур Вахитовны кирәксезгә чыгарды һәм шау-шу уятты

Казан үзәгендәге Мулланур Вахитов туган бинага үткәрелгән экспертиза тарихи мирасны саклау белән шөгыльләнүче Иван Гущин ведомствосын аптырашта калдырды. Иваново белгече мондый нәтиҗәгә килгән: йорт, шәхеснең үзе кебек үк, кыйммәтле түгел. Ни өчен алай түгел һәм Гущин нәрсә эшләргә ниятли. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Экспертизаны ни өчен Иваново эксперты үткәргән?

«1885 елның 10 (22) августында М.М.Вахитов туган Филимонов йорты», XIX гасыр уртасы, (Казан шәһәре, Петербург/Суконная урамы, 70/8) мәдәни мирас объектына үткәрелгән дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре шау-шу кубуга сәбәп булган.

Аны шәхси эшмәкәр, Иваново өлкәсе губернаторы каршындагы Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен) саклау советы әгъзасы Мартынов Александр Федорович үткәргән.

Экспертиза үткәрүгә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты заказ биргән.

«Гамәлдәге законнар нигезендә, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы барлык ачыкланган мәдәни мирас объектларына карата мондый объектларны Россия Федерациясе мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертүнең максатка ярашлылыгын (максатка ярашлы түгеллеген) дәлилләү максатында үткәрелә», – дип аңлаттылар «Татар-информ» агентлыгына комитетта.

Моның өчен сату нәтиҗәләре буенча 2025 елның ноябрендә килешү төзелә. Аның нәтиҗәләре ведомство сайтында берничә көн элек урнаштырылды.

Актта «революционер М.Вахитов уникаль һәм тарихи кыйммәткә ия шәхес түгел, ә аның революцион эшчәнлеге мемориаллаштыруны таләп итми» дип искәртелә

Фото: © «Татар-информ»

«Реестрга кертмәскә. Революционер М.Вахитов уникаль шәхес түгел»

Эксперт нәтиҗәсе мондый:

«Ачыкланган мәдәни мирас объектын - «1885 елның 10 (22) августында М.М.Вахитов туган Филимонов йорты»н, XIX гасыр уртасы, (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург/Суконная урамы, 70/8) Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) бердәм дәүләт реестрына кертү нигезле түгел».

Ягъни эксперт тискәре бәяләмә биргән булып чыга.

Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

  • әлеге объект аны Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) бердәм дәүләт реестрына кертү өчен кирәкле нигез булган тарихи-мәдәни кыйммәткә һәм үзенчәлекләргә (саклау предметына) ия түгел;
  • аны төзегән чорга туры килә торган чын матди һәм рухи нигезен, тарихи-шәһәр төзелеше мохитен югалткан һәм 2002 елның 25 июнендә кабул ителгән «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турында»гы 73нче Федераль законда билгеләнгән мәдәни мирас объекты критерийларына туры килми.

Актта «революционер М.Вахитов уникаль һәм тарихи кыйммәткә ия шәхес түгел, ә аның революцион эшчәнлеге мемориаллаштыруны таләп итми» дип искәртелә.

Мартынов фикеренчә, экспертиза объекты - тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объект, «ягъни Казан шәһәренең тарихи районын, аерым алганда, тарихи масштаб, күләм, структура, стиль һәм декоратив элементларга ия булган Суконная һәм Петербург урамнары фрагментларын формалаштыра торган бина».

«Экспертиза объектын тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектка кертү аның сакланышын тәэмин итү өчен җитәрлек», – дип саный эксперт.

Мартынов фикеренчә, йорт чын матди һәм рухи нигезен, тарихи-шәһәр төзелеше мохитен югалткан һәм мәдәни мирас объекты критерийларына туры килми

Фото: © okn.tatarstan.ru

«Экспертның дәлиле аптырашка калдыра»

Экспертның нәтиҗәләре җирле белгечләрне аптырашта калдырды.

«Экспертның «революционер М.Вахитов уникаль һәм тарихи кыйммәткә ия шәхес түгел, ә аның революцион эшчәнлеге мемориаллаштыруны таләп итми» дигән дәлиле комитеттагыларны аптырашта калдырды. Мулланур Муллаҗан улы Вахитов (1885-1918) – Татарстан һәм XX гасыр татар халкы тарихында иң күренекле һәм символик шәхесләрнең берсе. Аның роле күпкырлы. Аны совет хакимияте белән берлектә милли үзбилгеләнү идеологы һәм Татар совет дәүләтчелегенә нигез салучыларның берсе буларак тасвирларга мөмкин», – дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында.

Анда шулай ук Казанда Мулланур Вахитов белән бәйле төбәк әһәмиятенә ия ике мәдәни мирас объекты булуын искәрттеләр:

  • «Мөселман социалистик комитеты төзелгән һәм Мулланур Вахитов эшләгән йорт», XIX гасыр ахыры, 1917-1918 еллар, адресы: Мәскәү урамы, 37;
  • «1917-1918 елларда күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов яшәгән йорт», адресы: Мәскәү урамы, 60.

Бу объектлар ТАССР Министрлар Советының 1959 елның 30 октябрендә кабул ителгән «ТАССР территориясендә урнашкан мәдәният һәйкәлләренең торышын яхшырту, саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыру чаралары турында»гы 591нче карары белән дәүләт саклавына куелган.

«Мулланур Вахитов кебек шәхесләр турында истәлекне мәңгеләштереп, без тарихи дөреслекне һәм Татарстан Республикасы буыннарының дәвамчанлыгын саклыйбыз», – диелә аңлатмада.

Анда шулай ук дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын уздырганда эксперт «юридик җаваплылыкның билгеле бер төрләренә таяна» дип искәрттеләр.

Марк Шишкин: «Бу өлкәне белгән теләсә кайсы эксперт мөселман халыклары тарафыннан социалистик идеяләрне үзләштерүнең глобаль процессы өчен Вахитовның шәхесе бик тә мөһим, дип әйтәчәк»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Экспертлар бергәлегендә наданлыкка урын юк»

В.И.Ленинның Казандагы музей-йорты (узган ел аны туган якны өйрәнүче Марк Шишкин җитәкләде) командасы да үз фикерен белдерде:

«Вахитов «уникаль һәм тарихи кыйммәткә ия шәхес түгел» дигән «экспертиза» нәтиҗәсен бөтенләй кабул итеп булмый. Бу өлкәне белгән теләсә кайсы эксперт мөселман халыклары тарафыннан социалистик идеяләрне (ул Россияне генә түгел, Азия һәм Африканың күп кенә илләрен дә колачлады) үзләштерүнең глобаль процессы өчен Вахитовның шәхесе бик тә мөһим, дип әйтәчәк. Аның фигурасы ХХ гасыр башы татар зыялыларының идея-эстетик эзләнүләре турында сөйләү өчен шулай ук зур әһәмияткә ия.

Экспертлар бергәлегендә наданлыкка урын юк, бигрәк тә тарихи хәтер һәм шәһәр мохите мәсьәләләре экспертизага бәйле булса. Бу һәркемгә кагыла».

«Тарихи Казан» каналы авторы Руслан Бикуев билгеләп үткәнчә, экспертиза нәтиҗәсе җитди сораулар тудыра.

«2020 елда без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек, һәм Мулланур Вахитов хәзерге Татарстанга нигез салучыларның берсе санала. Ул, И.В.Сталиннан аермалы буларак, В.И.Ленин хуплаган милли үзбилгеләнү платформасында торган», – дип искәртте Бикуев.

Ул шулай ук йортның кайда урнашуына игътибар итте. «Йорт Вахитов районының үзәгендә урнашкан. Казанда бер мәйдан, урам, район һәм тимер юл станциясе Мулланур Вахитов исемен йөртә», – диде Руслан Бикуев.

Туган якны өйрәнүче фикеренчә, күпмилләтле дәүләттә милли үзбилгеләнү мәсьәләләре аеруча мөһим.

«Алар төрле халыкларның мәдәниятен саклап калырга ярдәм итә, шул ук вакытта күптөрлелек аша бердәмлекне ныгыта. Бу - уникаль мирасны саклау, тәңгәллекне үстерү, үзара аңлашу һәм низагларны кисәтү юлы», - дип белдерде ул.

Бикуев мәдәниятләрнең күптөрлелеге илнең рухи һәм интеллектуаль мохитен баета, гармонияле үсеш өчен ныклы нигез булдыра, дип өстәде. «Россия субъекты буларак хәзерге Татарстан Республикасы - моның ачык мисалы», – дип сүзен төгәлләде автор.

Иван Гущин Филимонов йорты буенча экспертизаның карарлар кабул итү өчен ахыргы нигез буларак карала алмавын әйтте

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Сүз нәкъ менә сыйфатсыз экспертиза турында бара»

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта акт, закон буенча, иҗтимагый фикер алышу өчен сайтта урнаштырылган. Фикер алышу 2026 елның 26 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытка кадәр теләгән һәркем үз тәкъдимнәрен юллый ала.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә Филимонов йорты буенча экспертизаның сыйфатсыз үткәрелүен һәм карарлар кабул итү өчен ахыргы нигез буларак карала алмавын әйтте.

Аның сүзләренчә, иҗтимагый фикер алышу процедурасы дәвам итә, шуңа күрә ведомство башта ук документка бәя бирүдән тыелып торган. Әмма эксперт бәяләмәсен өйрәнү аның начар үткәрелүе турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек биргән инде.

«Әлегә иҗтимагый фикер алышу дәвам итүен исәпкә алып, без экспертиза сыйфатсыз булды дип саныйбыз. Ул эшләп бетерү өчен белгечкә кире кайтарылачак», - дип искәртте Гущин.

Комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге эксперт белән мондый хәлләр моңарчы да булгалаган. Шул ук вакытта, ул биредә сүзнең шәхси бәяләмәләр турында түгел, ә башкарылган эшнең сыйфаты хакында баруын искәртте.

«Мөгаен, «компетентсыз» сүзе дөрес түгелдер. Сүз нәкъ менә сыйфатсыз экспертиза турында бара», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Йортның 1989 елдагы күренеше

Фото: © okn.tatarstan.ru

«Белдерүләрнең нигезсез булуын ачыктан-ачык күрәбез»

Иван Гущин билгеләп үткәнчә, комитет бер генә тарихи-мәдәни экспертизаны да игътибарсыз калдырмый. Аның сүзләренчә, ведомство белгечләре материалларга җентекле анализ ясый.

«Без һәр экспертизаны җентекләп өйрәнәбез, һәм бөтен очракта да шәһәр, тулаем алганда республика тарихы мәнфәгатьләренә җавап бирә торган төптән уйланылган карар кабул ителә», – дип белдерде ул.

Комитет рәисе шулай ук бөтен процедураның гамәлдәге закон кысаларында уздырылуына игътибар итте. Экспертиза 44нче Федераль закон таләпләре нигезендә төзелгән килешү буенча башкарыла.

«Экспертиза килгәч, без закон нигезендә барлык регламент процедураларын һәм срокларын үтәргә тиеш. Без хокукый яссылыкта торабыз, килешүне үтәү процессы бара», – дип аңлатты Гущин.

Ул билгеләп үткәнчә, моңа кадәр әлеге экспертка карата да, шул исәптән Монополиягә каршы федераль хезмәткә дә аны намуссыз башкаручы итеп тану турындагы мәсьәләне карау үтенече белән мөрәҗәгатьләр җибәрелгән инде. Әмма мондый мөрәҗәгатьләр булган очракта да комитет бары тик хокукый кыр кысаларында гына эш итүен дәвам итә.

«Килешүне өзү мәсьәләсе күтәрелмәде, әмма нинди генә очракта да экспертизаның сыйфатлы итеп үткәрелүенә ирешәчәкбез, чөнки белдерүләрнең нигезсез булуын ачыктан-ачык күрәбез», - дип сүзен төгәлләде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

«Татар-информ», Эльза Кузнецова

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net