Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше һәлак була
Татарстанның Әгерҗе районында KIA белән «КАМАЗ» бәрелешендә өч кеше һәлак булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Кіа йөртүчесе каршы полосага чыккан. Анда йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машинаны йөртүче һәм ике пассажир һәлак булган.