Лениногорскиның 11нче гимназиясендә иҗат дәресләре узды
Лениногорскиның 11нче гимназиясенең төрле сыйныфларында 22 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров җитәкләгән «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе активистлары укучылар өчен иҗат дәресләре узган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәбиятка, гомумән иҗатка тартылучы, каләм тибрәтеп караган балаларның язмалары укыла, аларга уңай бәя бирелә, алга таба үсү өчен кыйммәтле киңәшләр яңгырый. Чараны оештыручылар 11нче гимназиядә Венера Сәмигуллина тырышлыгы белән эшләп килүче «Чишмәкәй» иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр саны артыр, аларның сафлары яшь талантлар белән тулыланыр дигән өметтә кала.
Шул ук көнне Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы уза. Сүз яңа язылган әсәрләрне туплау, аларны республика газета-журналларында бастыру турында бара. Шулай ук берләшмә әгъзалары үзләренең яңа иҗат иткән шигырьләре белән таныштыра.
«Чишмә»гә яңа иҗат көчләре өстәлеп тора. Аерым алганда бу юлы Әлфия Сенжапова берләшмә әгъзасы итеп кабул ителгән. «Аның иҗат иткән шигырьләре күңелләрдә өмет хисләре уята», — дип бәя бирә Таһир Шәмсуаров.
Көн тәртибендә шулай ук Лениногорск районы мәктәпләренең ана теле укытучылары һәм аларның иҗатка тартылган укучылар белән актив эшләве хакында сорау да бар иде. Иҗат белән шөгыльләнүче балаларның Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйгедә теләп катнашулары турында да фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.