«Апуш» балалар театр студиясе Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан яңа спектакль куя
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә. Премьера 20 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге психологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, язучы Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.
Тиздән күрсәтеләчәк премьерада «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче 32 шәкерт катнаша. Сәхнә телен аларга остазлары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина, вокал дәресен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина укыта.
«Тукай. Ярлыкагыл» спектакленең композиторлары – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин. Хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова. Тамашаның рәссамы, сценографы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Моушн-дизайн – Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых.