Бөгелмәдә малайлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узган
Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчетендә малайлар арасында Коръән уку бәйгесе узган. Конкурста Татарстанның Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарыннан һәм Башкортстан Республикасының Белорецк шәһәреннән килгән балалар үз көчләрен сынап караган. Бәйгедә барлыгы 50дән артык малай катнашкан. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы хәбәр итә.
Катнашучыларны Коръәнне яттан уку (хифз), дөрес уку (тәҗвид) һәм матур башкару (тиләват) буенча бәяләгәннәр.
«Ярты җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Кәрим Рәүпов яулаган.
«28 җүз» номинациясендә беренче урынга Лениногорскидан Әмирхан Галиев лаек булган. Өченче урында — Абдулло Додарбеков.
Кызыксындыру призына Лениногорскидан Әмир Вәлиев лаек булган.
Бәйгедә иң кечкенә катнашучы 5 яшьлек Абдулла Азнакайдан килгән.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сертификатлар һәм кыйммәтле призлар тапшырылган.