Татарстан иң күп пенсионерлар яши торган төбәкләр унлыгына керде
Татарстан Россиянең иң күп пенсионерлар яши торган төбәкләре арасына кергән. Республикада 1,1 миллионга якын пенсия алучы яши. Бу хакта рәсми статистик мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча РИА Новости хәбәр итә.
Илдә пенсионерлар саны буенча лидер булып Мәскәү төбәге һәм Краснодар крае кала – биредә Россиянең өлкән буын вәкилләренең 16 проценты яши. Мәскәүдә 3 миллионга якын, Мәскәү өлкәсендә 1,95 миллион, Краснодар краенда 1,6 миллион эшләүче һәм эшләмәүче пенсионер исәпләнә.
Пенсия алучылар саны иң күп булган төбәкләр бишлегенә шулай ук Санкт-Петербург (1,44 млн) һәм Свердловск өлкәсе (1,25 млн) керә. Аннан соң 1,15 млн пенсионер яшәгән Ростов өлкәсе һәм 1,12 млн пенсионер исәпләнгән Башкортстан.
Моннан тыш, Төмән өлкәсендә бер миллионнан артык пенсионер теркәлгән. Унлыкны Чиләбе өлкәсе йомгаклый – анда 978 мең өлкән яшьтәге кеше яши.
Шул ук вакытта пенсионерларның иң аз саны илнең ике төбәгендә генә теркәлгән – Чукотка автономияле округында һәм Ненец автономияле округында. Биредә 15 меңнән азрак пенсия алучы яши.