Әфганстан башкаласы Кабулда Рөстәм Миңнеханов исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин
Әфганстан башкаласындагы яңа урамнарның берсенә Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов исемен бирергә мөмкиннәр. Мондый инициативаны Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге тәкъдим иткән, дип яза «Миллиард.Татар» басмасы телеграм-каналында.
Бу идеяне җәмәгатьчелекнең хуплавын бәяләү өчен үзәк рәсми телеграм-каналында тавыш бирү башлап җибәргән. Оешма җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин аңлатканча, инициативаны хуплаучы тавышлар күп җыелган очракта, Кабул шәһәре мэриясенә кирәкле документлар әзерләү һәм тапшыру процедурасы башлап җибәреләчәк. Шәһәрдә актив төзелеш эшләре бара һәм яңа урамнар барлыкка килә, дип билгеләп үтте ул һәм инициативаның киң хуплануына өмет белдерде.