Тукай районы депутаты махсус хәрби операция сугышчысына ярдәм тапшырды
Тукай районы депутаты һәм активист Валерий Тигр махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызык белән элемтәдә тора. Шәхси акчаларына ул сугышчыларга 45 автомобиль, 5 питбайк, коптерлар, медикаментлар һәм кирәк-яраклар җибәргән.
Валерий Тигр кыска вакытлы ялга кайтучы хәрбиләр белән аларның ихтыяҗлары турында белү һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү өчен шәхсән очраша,. Шушы көннәрдә мондый очрашу Морфий позывнойлы сугышчы белән булды.
Очрашу барышында депутат хәрбигә һәм аның иптәшләренә гуманитар йөк – коры ашлар, футболкалар һәм башка мөһим әйберләр тапшырды.
«Безнең өчен алар чын геройлар. Безнең бурыч – алар безнең ярдәмне алгы сызыкта тоеп торсын өчен барысын да эшләү. Мондый һәр очрашу – хөрмәт һәм җаваплылык», - дип ассызыклады Валерий Тигр.