Транспорт прокуратурасы Казан аэропортында пассажирларның хокуклары үтәлүен тикшерә
Идел буе транспорт прокуратурасы Казанда һәм округның башка шәһәрләрендә рейслары тоткарланган авиапассажирларның хокуклары үтәләме икәнен тикшерә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейслар төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән һава торышы начар булу сәбәпле тоткарланган. Прокуратура хезмәткәрләре пассажирларның рейслар тоткарланган вакытта үтәлергә тиешле федераль авиация кагыйдәләрендә язылган барлык хокукларын үтәүне контрольдә тота.
Аэропортларда мобиль кабул итү бүлмәләре оештырылган. Анда хокуклары бозылган пассажирлар мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, пассажирлар, +7 (910) 796-59-45 номерына шалтыратып, дежур прокурор белән сөйләшә ала.