Быел Татарстанда 35 мәктәптә 60 агросыйныф ачылачак
2025 ел башыннан Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында биеш федераль проект: «Селекция һәм генетикада фәнни эшләрне үстерү өчен шартлар тудыру», «Ветеринария препаратлары», «Авыл хуҗалыгының, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең техник һәм технологик бәйсезлеге», «Агросәнәгать комплексында кадрлар», «Критик әһәмиятле фермент препаратлар, азык-төлек һәм азык өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү» проектлары гамәлгә куела.
«Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты мәктәптән башлап агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кадрлар әзерләүнең «җөйсез траекториясен» булдыруга юнәлдерелгән, бу мәгариф оешмаларын һәм бизнесны берләштерә торган системаны формалаштыруга ярдәм итәчәк.
Узган елда финанслауның гомуми күләме 1 млрд 269 млн сум булган. Проектны тормышка ашыру кысаларында Казан дәүләт аграр университетының фәнни хезмәткәрләрен тәэмин итү өчен 46 торак урын сатып алынган, университет бинасын реконструкцияләү һәм җиһазлау буенча актив эш алып барыла, җитештерү практикасын узарга җәлеп ителгән 317 студентның хезмәткә түләүгә һәм яшәү чыгымнарын, шулай ук килешү буенча һәм максатчан белем алучы 126 студентның чыгымын каплау булдырылган.
2025 елда Татарстанда республиканың 14 районында генетика һәм селекция, нәтиҗәле терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерлык һәм чәчәк үстерү юнәлешләре буенча 20 мәктәптә 42 агротехнология сыйныфы ачылды. Агымдагы елда 35 мәктәптә 60 агротехнология сыйныфы ачылыр дип көтелә.
Агротехнология сыйныфларында физика, химия, математика һәм биология укытучыларына аена 30 мең сум түләү бирелә. Узган елда бу түләүләрне 80 педагог алган, быел тагын 130дан артык укытучыга түләнер дип көтелә.
Шулай ук федераль проект кысаларында Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты бинасына капиталь ремонт ясау һәм җиһазландыру бара.
Татарстан Премьер-министры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, агросыйныфлар булдыру, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм кадрларны яңадан әзерләү программасы бердәм стратегиядән гыйбәрәт.
«Аның максаты – Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын эш урыныннан башлап идарәче звенога кадәр компетентлы, мотивацияле һәм ихтыяҗлы белгечләр белән тәэмин итү», – диде министр.