Милли китапханәдә Илһам Шакировка багышланган документаль фильм күрсәтелде
Татарстан Милли китапханәсендә «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» документаль фильмы күрсәтелде. Әлеге фильм май аеннан башлап төшерелгән, ул 90 процентка татар телендә.
- Фильмны әзерләүдә 30дан артык кеше катнашкан. Алар арасында Рабит Батулла (концертларын алып баручы), Рәшид Сабитов (гитарачы), Сәйдәш Гарифуллин (аккордеончы), Искәндәр Сираҗи (Шакиров үстергән егет), Зөһрә Шәрифуллина (җырчы), Илһам Хаҗиев (ярдәмчесе), Гөлзадә Сафиуллина (җырчы һәм алып баручы), Флүр Шакиров (абыйсының улы) та бар.
Фильмда Илһам Шакиров тормышының төрле чорлары – мәктәптән алып, филармониядә эшләү, СССР буйлап аркылыга-буйга концертлар белән күпме йөрүләре күрсәтелде. Фильмның төп соравы: «Тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, СССРны берничә кат урап чыккан җырчы нишләп рәсми рәвештә «Халык артисты« исемен алмаган?
Ильһам Шакиров турындагы фильмның режиссеры һәм сценаристы – Рәдиф Кашапов.
«Фильмның киләчәге билгесез, без аны «Татаркино»га тапшырабыз. Илһам Шакиров турында бөтен сүзләрне әйтеп бетереп булмады, чөнки барлык интервьюларны кушсак, 13 сәгатьлек видео килеп чыга иде. Быел Илһам абыйга 91 яшь тулыр иде, без бу җырчының кадерен белмибез. Аның видеолар, язмалары интернетта аз. Без аны кешегә «даһи» дибез, ә моны бит исбатларга – күрсәтергә, ишеттерергә кирәк. Бу эшкә башка кешеләр дә кушылсын иде», - дигән фикерләре белән уртаклашты ул тамашачылар белән.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова