10 гыйнварда Казанның Совет районындагы кайбер урамнарда су бирү вакытлыча туктатыла
10 гыйнварда Казанның Совет районы Рәшит Ваһапов урамында суүткәргеч челтәрләрдә ремонт эшләре башкару сәбәпле су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак. Су бирү 09:00 сәгатьтә туктатыла башлый һәм 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итә, диелә Казан Су каналының Телеграм-каналында.
Түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортлар сусыз калачак:
. Ваһапов урамы – 3, 9, 13, 15, 9А, 15А, 17, 17А, 17Б, 19, 11;
. Академик Глушко урамы – 17, 19, 21, 31, 33, 39, 41, 23, 22В, 22Б, 22А, 22, 20, 18/23, 27, 21А, 25/1, 35, 16Б, 16Г, 25, 29;
. Магистраль урамы – 20, 18А.
Халыкка су тутырылган автоцистерналар заявкалар буенча җибәрелә, алар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.