Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Алтын туйларын билгеләп үтүче Исхаковлар гаиләсе: Китәм дип түгел, торам дип яшәргә кирәк

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың Алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлфия һәм Дуварис Исхаковлар белән әңгәмәсе чыкты.

«Һәркемгә дә гомер көзен пар канат белән үтү насыйп булмый. Ә Алтын, Бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр – тормыш сынауларына бирешмичә, олы мәхәббәтләрен гомер буе саклый алучылар алар. Вот­кинск шәһәрендә яшәүче Гөлфия һәм Дуварис Исхаковлар да 4 декабрьдә үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы Гөлфия Заһит кызы Исхакова газета укучыларыбызга үзенең лирик шигырьләре, хикәяләре белән яхшы таныш. Ул утыз өч ел «Тургай» җыр һәм бию ансамблен җитәкләде. Җәмәгать эшләрендә актив тормыш алып барган ханымның гаиләсенә, балалар тәрбияләргә вакыты калганмы? Исхаковлар гаиләсендә йөкне кем күбрәк тарткан икән?

Гаилә учагы – хатын-кыз кулында

Гөлфия апа белән Дуварис абыйның танышып китүләре бик кызыклы. Казан авиация институтында белем алган Дуварис абый җәй көне иптәшләре белән Гөлфия апаның туган авылына – Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылына төзелешкә килә. Кич белән студентлар Гөлфия апаларга сыер сөте алырга килә торган булалар. Шул чагында Дуварис абыйның күзе Мәгъмүрә апаның буй җитеп килүче кызына төшкән.

«Казанга кайтып китәсе кичне генә Дуварис мине клубтан озата кайт­ты. «Гөлфия, әйдә су эчеп кенә килик әле», – дип, мине чакырды, ә мин аңа якында урнашкан колонканы күрсәттем дә, үзем өйгә кереп качтым. Ә ул Казанга киткәч тә мине онытмаган, аннан җылы хатлар килә башлады. Дуварис үзенең игътибарлы, ярдәмчел булуы, тыныч холкы белән күңелемне яулады. Ул бергә укыган безнең авыл егетенә кунакка кайта иде. Мин ул вакытта мәктәптә укучы кыз гына идем. Унсигез яшем тулгач (ул чакта Дувариска 25 яшь иде), минем кулымны сорарга кайт­ты. Әни мине никах белән генә бирергә ризалашмады. Шуңа күрә без шул көнне үк язылышып та куйдык. Кич белән ике бертуган абыйның туйларында булдык, ә иртән Дуварис Казанга диплом якларга чыгып китте. 19 декабрьдә үзебезнең туй булды», – дип искә алды Гөлфия апа.

Беренче карашка уйнап кына башланган гаилә тарихы еллар үткән саен тагы да ныгый, түгәрәкләнә. Дуварис абый кулына диплом алгач, аны Воткинск шәһәренә эшкә юллыйлар. Тулай торактан аерым бүлмә бирәләр. Беренче кызлары Гөлназ дөньяга килә. Ике бүлмәле фатир алу өчен Гөлфия апа да заводка эшкә керә.

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Туган ыгы-зыгыларны зурга җибәрмәс өчен нишләргә?

Берең кызып киткәндә, икенчеңә дәшми калырга кирәк. Гаиләнең сакланып калуында хатын-кызның роле бик зур. Китәм дип түгел, торам дип яшәргә кирәк. Минем беркайчан да китәм дип әйткәнем булмады, гаилә йөген күбрәк үземә тартырга туры килсә дә. Чөнки мин Дувариска караганда җитезрәк, тиз эләктереп алучан. Заводта агач эшкәртү станоклары, зур теплицалар ясый башлауга, җитәкчегә тизрәк гариза язып, үземдә булдырырга тырыштым. Машина алырга да чиратка баскан идем. Үзгәртеп корулар башлангач, анысына өлгерә алмадык. Дуварис бик еш командировкаларда булды. Балаларның икесен ике бакчага илтергә кирәк. Буранлы көннәрдә эшкә соңга калудан куркып, йөгерә-йөгерә, бата-чума барганда, кар өстенә утырып елаган вакытларым да булды, – дип сөйли ул.

Ул елларда инженерларның хезмәт хаклары бик аз иде. Мин хезмәт хакым артсын өчен ел саен разрядны күтәрдем, 5нче разрядка кадәр җиткердем. Машина төзү техникумын тәмамлагач, технолог итеп күтәрделәр. Заводта эшләп, лаек­лы ялга китәрмен дип уйлаган идем, тик илдә үзгәртеп корулар башланды. Хезмәт хакын вакытында түләмиләр. Ә балаларны ашатырга, укытырга кирәк. Шуңа күрә заводтан китәргә мәҗбүр булдым. Гаиләне туйдыру өчен сәүдә эшенә тотындым. Биш ел Казан, Мәскәү шәһәреннән товар күтәреп ташу, аннан көне буе таш идәнгә басып сату итү сәламәтлеккә зыян салды. Аякларым, билләрем авырта башлагач, бу эшне ташладым. Тормышымның шушы урынында кискен борылыш ясап, мәдәният юлыннан китәргә булдым. Ижау мәдәният көллиятен тәмамладым. Лаеклы ялга чыкканчы яраткан эшемдә эшләдем», – ди Гөлфия апа.

Ә Дуварис абый тумышы белән Актаныш районы Татар Ямалысы авылыннан. Аңа биш яшь булганда, гаиләләре белән Сарапул районы Ужуиха станциясенә күченеп киләләр. Мәктәпкә укырга барганда, әле ул рус телен белмәгән, шуңа күрә Дуварис абыйга беренче сыйныфта башта уку авыр була, әмма укырга сәләтле булуы аркасында, ел ахырында ул инде фәннәрне гел «5»ле билгеләренә генә үзләштергән. Казан авиация институтын да яхшы билгеләренә тәмамлый. Гаиләдә иң зур бала булгач, Дуварис абыйга кече эне-сеңелләрен карарга туры килә. Шушы көннәрдә Дуварис абыйга 75 яшь тулды. Ә ул һаман да эне-сеңелләре өчен борчыла, аларга ярдәмгә ашыга. Мин килгән көнне дә энесенә ярдәм итәргә киткән иде. Балаларны үстергәндә дә, дәресләр әзерләгәндә булышу аның өстендә булган, хәтта югары белем алганда да ярдәмгә килгән. Бүгенге көндә бакчадагы, хуҗалыктагы эшләр аның җилкәсендә икән. «Ул эшнең ямен, тәмен белеп эшли, хәтта ял йортына барырга мөмкинлек булганда да: «Мин бакчада ял итәм», – дип баш тарта ул», – ди Гөлфия апа.

Ике кызыбыз – ике канатыбыз

Гөлфия апа белән Дуварис абый ике кыз үстергәннәр. Икесенә дә югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә ике кызлары да гаиләләре белән дөнья көтәләр.

«Кызларның икесендә ике төрле холык, әмма икесе дә уйлаган эшләрен эшли торганнар. Гөлназ бигрәк тә таләпчән. Ул әйткән сүз – закон. Ул безнең кечкенәдән үк зурлар кебек фикер йөртте, бик яр­дәмчел дә. 2020 елда сигез ай буе авырып яттым. Шул чагында Гөлназ дүрт бүлмәле фатирын сатып, якынрак булу өчен, без яшәгән йортка, безнең подъездга күченде. Аның яныбызда булуы бик рәхәт. Гөлназ кечкенәдән бик матур җырлый иде. Шуңа күрә без аны музыка мәктәбенә укырга бирдек. Тик аның укыйсы килмәгән икән. Бервакыт әни безгә кунакка килгәч, «Кызым, нигә син баланы җәфалыйсың. Гөлназның музыка мәктәбендә укыйсы килми бит. Син кушканга гына укып йөри», – диде. Алай да музыка мәктәбен ташламады. Гөлназ кечкенәдән үзен якларга өйрәнде. Мәктәптә укыганда малайлар белән сугышуы өчен хәтта җыелышка чакырдылар. Шунда миңа бер ана: «Улым Романны кыерсыткан», – дип ябышты. «Улыгызның өйгә кайтып, кызлар мине кыерсытты, дип зарлануын тыңларга сезгә оят түгелме?» – дип әйттем. Аллага шөкер, Гөлназ олы тормышта да югалып калмады.

Ә Гүзәл – төпчек кыз, иркәрәк булды. Белеме буенча журналист, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, 5 китап авторы. Хәзер мәктәптә эшли, магистратура тәмамлый. Чын хуҗабикә, гаиләсен тәмле ризыклар пешереп сыйлый, җәй буе бакчаларында эшлиләр, тырышалар. Гүзәл белән булган бер кызыклы хәлне дә сөйләмичә булдыра алмыйм. Элек чәшке (норка) бүрекләр модада иде. Зур чәшке якалы пальтом бар иде. Мин аның якасын сүтеп алдым да, бүрек тектерергә булдым. Күз алдында гына торсын дип, өстәлгә куйдым. Иртән, балалар бакчасына киткәнче, Гүзәл шул яканың иң урта, күпереп торган өлешен кыркып куйган. «Кызым, нигә болай эшләдең?» – дип сорагач, «Мин бит яхшы булсын өчен тырыштым. Мехы тигез түгел иде. Ә мин аны тигезләдем», – диде. Менә шулай бүрексез калдым», – дип, Гөлфия апа хатирәләрен яңартты.

«Әти» дип әйтә алдым

Әтисе үлгәндә, Гөлфия апа 1 яшь 8 айлык булып кала. Әтисе Әлмәттә бораулаучы булып эшләгән. Әлмәт шәһәрендә өч бүлмәле фатир алган. Ләкин әтисенә ул фатирда гаиләсе белән матур итеп яшәргә насыйп булмаган. Кемдер профсоюзга әтисе өстеннән шикаять хаты юллый, янәсе гаиләдә төпчек малай булуына карамастан, әти-әнисен карамыйча, Әлмәт шәһәрендә яши. «Югыйсә, әби-бабай авылда ялгызлары гына булмаган. Әтинең ике абыйсы, бик күп туганнар яшәгән. Әти әнине, дүрт баланы алып, төп нигезгә кайткан. Ә бабайның өйләре бик иске булган. Әти авылда яңа йорт салган. Йортны төзеп бетергәч, әтинең тамак төбендә яман шеш килеп чыккан һәм озак та тормый мәңгелеккә китеп барган. Тик ул йортта безгә дә яшәргә туры килмәде. Авылда янгын чыгып, ярты авыл янып бетте, шул исәптән безнең өр-яңа йорт та. Янгыннан зыян күргәннәргә кисәргә урман биргәч, әни ике абый (берсенә – 9, ә икенчесенә 11 яшь) белән урман кисеп, йортны үзе җиткереп чыкты. Ул йорт бүген дә исән.

Балачакта «Әти» сүзен әйтә алмасам да, Дувариска кияүгә чыккач, кайнатамны «Әти» дип йөрттем. Кайнанам белән кайнатамны гел яхшы яктан гына искә алам. Дуварис та минем әнине бик хөрмәт итте. Әни олыгаеп, ялгызы гына яши алмый башлагач, Воткинск шәһәренә үзебезнең янга алып кайттык. Сагына башласа, туган якларга алып кайта идем. Иң мөһиме, әнинең бәхиллеген алып калдым», – ди Гөлфия апа.

– Гөлфия апа, Дуварис абый өйлә­нешкәндә биргән вәгъдәләрен үтәдеме?

– Әлбәттә. Башкача булса, ярты гасыр бергә яши алмас идек. Дуварис белән сөйләшкәндә, мин: «Кулымда гына күтәреп йөртермен», – дигән идең, бер дә күтәрмәдең», – дип шаяртам. Ул да шаяртып: «Мин бераз ялгышканмын, мин бит хатын-кызның болай тазарганын белмәдем», – ди. Алга таба да шулай бер-берсен аңлап, тормыштан тәм табып, пар канатлы булып, бала-оныкларының уңышларына сөенеп яшәргә язсын».




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net