Төбәк юлларында 350 берәмлектән артык кар чистарту техникасы эшли
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 357 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә эшне 229 машина башкарды, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Узган тәүлектә юл өслеген эшкәртүгә 3 491 тонна ком-тоз катнашмасы, 84 тонна тоз һәм 10 тонна тоз эремәсе тотылган.
Хәзерге вакытта төбәк юлларында бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш итәләр, юлга чыккан очракта югары саклык чараларын үтәүне сорыйлар.
Төбәк трассаларында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, (843) 291-91-91 телефоны буенча тәүлек буе оператив хезмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.