Казан марафонында катнашучы 12 яшьлек Лукиан «Теләкләр чыршысы» кысаларында бүләк алды
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов 12 яшьлек Лукиан Исаевка бүләк тапшырды.
Лукиан инде өч ел Казан марафонында һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөгерүләрдә катнаша. Район башлыгы малайның батырлык һәм үҗәтлек үрнәге булуын билгеләп үтә.
Лукиан бирешми: ул мөстәкыйль утырырга өйрәнгән һәм хәзер яңа мөһим адымга әзерләнә – терәк янында басып торырга.
Лукианга Пиклер комплексын бүләк иткәннәр.
«Акциядә катнашучыларның һәм балачак хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт!» - ди Илдус Зарипов.
Фото: © ТР Лаеш районы матбугат хезмәте