Татарстанда Яңа ел мәйданчыкларында 2,5 меңнән артык полиция хезмәткәре тәртип саклаган
Татарстанда чыршы шәһәрчекләрен ачу көннәрендә һәм Яңа ел төнендә иминлекне 2,5 меңнән артык полиция хезмәткәре тәэмин иткән. Республиканың барлык төп бәйрәм мәйданчыкларында көчәйтелгән нарядлар дежур торган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Татарстанда 150дән артык чыршы шәһәрчеге эшли, шуларның 43е – Казанда. Төп шәһәр чыршысы гадәттәгечә «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырылган. Паркларда һәм скверларда концертлар, ярминкәләр һәм күңел ачу программалары уза, шугалаклар һәм чаңгы трассалары эшли.
Казан янәдән туристлар арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе булды: Яңа ел төнендә генә дә шәһәрдә 144 меңнән артык кеше кунак булган.
Чаралар башланыр алдыннан мәйданчыкларны Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Мадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм муниципалитетлар вәкилләре карап чыккан.
Территорияләрне техник чаралар һәм хәрби этләр белән тикшергәннәр, барьер киртәләр һәм металл эзли торган җиһазлар урнаштырганнар. Чыршы шәһәрчекләренә керә торган урыннарда инженер конструкцияләр һәм зур габаритлы техника куйганнар, өстәмә полиция нарядлары һәм Дәүләт автоинспекциясе постлары оештырылган.