Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ТР Мәдәният министрлыгы елга йомгак ясады: Театрларның яңарышы, Казанның яңа статусы

2025 ел Татарстан мәдәнияте өчен яңалыклар елы булды: республиканың ике төп театры яңа бинага күчте, «Мирас» цирк тамашасы башка илләрдән чакырулар алды, ә Казан беренче тапкыр «Алтын битлек» һәм «Яңа дулкын» чараларын кабул итте. 2025 елның төп йомгаклары һәм 2026 елга планнар турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

2025 ел Татарстанда зур инфраструктура проектларын тормышка ашыру һәм федераль дәрәҗәдә мәдәни йогынтыны көчәйтү белән истә калды. Елның иң зур сынавы һәм шул ук вакытта зур уңышы булып «Мирас» цирк тамашасы танылды.

Театрларның күчүе, «Яңа дулкын» һәм ел сынавы

2025 ел Татарстанда зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм федераль дәрәҗәдә мәдәни багланышларны ныгыту белән билгеләнде. Ә елның төп сынавы һәм уңышы — «Мирас» цирк тамашасы куелуы. Бу хакта «ВКонтакте» челтәрендәге Татарстан Республикасының рәсми төркемендә узган туры эфирда мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Бу елның иң катлаулы бурычы цирк тамашасы иҗат итү иде. «Мирас»ның уңышы — шул хезмәтнең нәтиҗәсе. Башка төбәкләрдән дә чакырулар бар. Бу — безнең мәдәниятне башкаларга күрсәтү юлы. Без моңа ирештек», — дип белдерде ул.

Моннан тыш, Казанның илкүләм театр һәм музыка башкаласы статусын раслап, шәһәрдә беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясе һәм «Яңа дулкын» фестивале узды. Ике чара да Казанда беренче мәртәбә оештырылды (ә «Алтын битлек» тарихында беренче тапкыр Мәскәүдән читтә үткәрелде).

Фото: видеодан скриншот

Министр аеруча Татарстанның әйдәп баручы театрларының яңа биналарда эшли башлавын зур горурлык белән билгеләп үтте.

«Ел дәвамында Камал театры яңа бинада эшли башлады. Башка театрлардагы хезмәттәшләребез: «Бу искиткеч!» — диделәр. Бу зур бәя. Камал театры инде яңа мәйданда бик нәтиҗәле эшли. Тинчурин театры белән дә шулай ук. Театрларның икешәр мәйданы булуы — бик дөрес карар иде», — диде министр.

Шул ук вакытта тарихи хәтерне саклау максатыннан яңа кинопроектлар эшләнә.

«Хәзерге вакытта ике фильм монтажлана: берсе — татар театрының 20 еллыгына, икенчесе — тарихи-мәгърифәти юнәлештә (беренче өлеше милли театр турында, икенчесе халык тарихына багышланган). Киләсе елда алар тамашачыга тәкъдим ителер дип өметләнәм», — дип планнары белән уртаклашты Әюпова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Зур премьералар белән беррәттән, республика районнарында мәдәни мохитне үстерү буенча да планлы эш алып барыла. Министр Татарстанда мәдәният учреждениеләре челтәренең бүгенге көндә шактый киң булуын басым ясап әйтте.

«Быел беренче тапкыр аларның эшчәнлегенә нәтиҗәлелек бәясе бирелде. Махсус QR-кодлар ярдәмендә кешеләр теге яки бу учреждение турында үз фикерен калдыра ала», — диде ул.

Әюпова республикада авыл һәм район мәдәният йортларының актив төзелүенә һәм яңартылуына игътибар итте. Бүгенгә яңарту таләп ителгән 7–8 объект кына калган. Шулай ук модаль китапханәләр төзүгә дә зур игътибар бирелә — соңгы алты елда 40тан артык шундый китапханә ачылган.

«Китапханә минем өчен китап биреп тору пункты гына түгел. Бу — җәмгыятьтә, белем дөньясында юл күрсәткеч. Ул — дөрес белем эзләү, мәгълүмат белән эшләү осталыгын үстерү һәм кешенең аралашып үсүе өчен мәйданчык», — дип өстәде министр.

Фото: © «Татар-информ»

Үтеп баручы елның тагын бер үзенчәлеге — туган якны өйрәнүгә һәм тарихка кызыксынуның артуы. Быел узган төбәкне өйрәнү эшләре конкурсы моны ачык раслады.

Татар мәдәнияте үсеше турында сөйләгәндә, Ирада Әюпова традицияләрнең бер урында гына торырга тиеш түгеллеген әйтте.

«Минемчә, без озак вакытлар традицион сәнгать — ул ниндидер бик консерватив нәрсә дигән төшенчә белән яшәдек. Ләкин бу алай түгел. Мәдәният — ул заман таләпләренә җавап бирә торган күпкырлы, тере механизм. Шуңа күрә татар җыры бары тик менә шулай гына яңгырарга тиеш, дип чик кую дөрес түгел», — дип белдерде Әюпова.

Мисалга ул Илһам Шакировның җырларын китерде: Юрий Федоров аранжировкасында аларның төп музыкаль үзәге сакланып, заманча яңгыраш алган.

Фото: © «Татар-информ»

2026 елның төп вакыйгасы — Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы

2026 елда Татарстанның төп вакыйгасы Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын тормышка ашыру булачак.

«Бу, чыннан да, искиткеч хәл. Беренчедән, Россия — Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче ил. Икенчедән, бу эштә безгә РФ мәдәният министры Ольга Любимова бик нык ярдәм итте. Ул Казан турында сөйләде, безне хупласыннар өчен үгетләде. Бу — дөнья дәрәҗәсендәге бик мөһим ярдәм булды», — дип сөйләде Әюпова.

Мәдәни башкала программасы кысаларында чаралар өч төп юнәлеш буенча барачак. Беренчесе — «Нәүрүз» театр фестивале һәм «Алтын мөнбәр» кинофестивале кебек зур чараларны әлеге көн тәртибенә җайлаштыру.

«Нәүрүз» фестивалендә Малайзия һәм Ираннан ике зур коллектив катнашачагы инде билгеле. Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов бу идеяне хуплады, хәзер кунаклар көтәбез», — дип хәбәр итте министр.

Икенче юнәлеш — сәяси һәм эшлекле чаралар. Елны тантаналы ачу 14 майга планлаштырылган, ягъни ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узачак. Ябу тантанасы исә ноябрьдә булачак.

Өченче — фәнни юнәлеш ислам сәнгатен өйрәнүгә багышлана. Биредә төп игътибар Коръәнне өйрәнү, каллиграфия, ислам архитектурасы һәм археологиягә юнәләчәк. Шулай итеп, киләсе ел Татарстан мәдәнияте өчен дөньякүләм дәрәҗәдә танылу вакыты булачак.

«Татар-информ», Елизавета Пуншева

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net